Республикада 1 апрельдән башланган чисталык икеайлыгы дәвам итә. Чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә барлыгы 243 мең кеше катнашырга өлгергән инде. Шәһәр-бистәләрдән 212 мең куб. м чамасы чүп-чар чыгарылган.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хәбәренә караганда, табигать сакчылары барлыгы 2184 хокук бозу очрагын ачыклаган. Шуның 656 сы тиешсез урында чүп-чар өемнәре ясауга бәйле. Административ хокук бозу турында 1473 беркетмә төзелгән, 369 кисәтү ясалган.
Татарстанда яшәүчеләр үзләре үк табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыклауга ярдәм итә. Икеайлык башланганнан бирле министрлыкның экологик кабул итү бүлегенә халыктан барлыгы 539 мөрәҗәгать кергән. Шуның 224 е – калдыкларны тиешсез урынга урнаштыруга, 70 е – суларны, 57се һаваны пычратуга кагылышлы. 188 ендә башка мәсьәләләр күтәрелгән. Ел башыннан бирле халыктан барлыгы 1160 шикаять алынган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.