“КазанФорум-2026”да 100 дән артык ил катнашу теләген белдергән

Быел унҗиденче тапкыр үткәрелүче “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум”да 100 дән артык ил катнашу теләген белдергән.

Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте. “Быелгы форумда 100 дән артык ил катнашачак.

Соңгы мәгълүматларга караганда, аларның саны – 103. Тик нәтиҗә ясарга иртәрәк, форум башланды гына. Ничек кенә булмасын, бу – безнең өчен рекорд сан. “КазанФорум”да беркайчан да бу кадәр ил вәкилләренең катнашканы юк иде әле”, – диде ул.

Талия Миңнуллина сүзләренә караганда, Россия Президенты Указы нигезендә форум 2023 елдан бирле федераль статуска ия.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.