Татарстанда яшәүчеләрне май ахырында тагын бер өстәмә ял көтә

Татарстанда яшәүчеләрне май ахырында, Корбан бәйрәме билгеләп үтелү сәбәпле, тагын бер кыскартылган эш атнасы көтә.

Чәршәмбе – 27 майда ял итәчәкбез. Шул ук вакытта бәйрәм алдыннан килүче эш көне кыскара. Шул рәвешле 5 көнлек эш атнасы 4 көнгә генә кала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.