Студентларның төзелеш отрядларын яңа төбәкләргә җибәрергә мөмкиннәр

Студентларның төзелеш отрядларының яңа төбәкләрне торгызуда катнашу мөмкинлеге карала. Татарстан өчен шефлыкка алынган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежноены торгызу турында сүз бара. Әмма төп мәсьәлә булып иминлек мәсьәләсе кала. Татарстаннан Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

«Хөкүмәттә мондый мәсьәлә карала. Студентлар отрядларына, иминлек мәсьәләсе хәл ителмәү сәбәпле, әлегә анда бару рөхсәт ителми. Барысы да төптән уйланыла. Әлбәттә, егет-кызлар яңа төбәкләргә барырга, ярдәм итәргә тели. Алар анда бик кирәк булачак», – дип билгеләп үткән Павлова.

Бу мәсьәлә җәмгыятьтә дә җитди төстә карала. Яшьләр үзләре дә яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм кулы сузарга тели, дигән Иҗтимагый палата әгъзасы.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.