Зарланырга яратучы кайберәүләр өчен Чаллыда яшәүче Альмира Галиуллинаның тормышын һич курыкмыйча үрнәк итеп китерергә була. Ялгызы гына физик мөмкинлекләре чикле ике бала тәрбияләүче Альмира ханым сукранмый-сыктамый тормышның йөген җигелеп тарта.
Альмира Галиуллинаның да сау-сәламәт балалар тәрбияләп, игелекләрен күреп, кадерле хатын-кыз, әни булып яшисе бик килә дә бит… Көтеп алган йөрәк җимешләре икесе дә бу дөньяга авыру булып килгәннәр шул.
Улы Эмиль 7 айлык вакытта ук нибары 2 кило да 400 грамм булып туа. Сабыйга якты дөньяга аваз салу белән үк яшәү өчен көрәшергә, озак вакытлар реанимациядә ятарга, әнисенә исә аның белән даими хастаханә юлларын таптарга туры килә. 5 айлык вакытта Казанда нейрохирургия бүлегендә ятканда Эмильгә балалар церебраль параличы дигән авыр диагноз куялар. Баштарак баласының инвалид икәнлегенә ышанырга теләмәсә дә, Альмирага язмышы белән килешергә генә кала. Хатын-кызның сабырлыгына чикләр юк. Ә менә тормыш иптәше авыру бала тәрбияләү җаваплылыгыннан куркып, гаиләсен ташлап чыгып китә.
Эмиль – даими ярдәмгә мохтаҗ бала. Үзе бик акыллы булса да, кызганычка, үз аякларына басып йөри, йомышларын үти, калак тотып ашый алмый. Инде 20 елдан артык аның янәшәсендә саклаучы һәм яклаучы фәрештәсе — әнисе бар. Инде буй җиткән егетне ваннага алып кереп юындыру, коляскага күтәреп утырту, калаклап ашату – барысы да әнисенең тырышлыгы белән башкарыла.
Вакыт үтә тора. Эмильгә дә быел 21 яшь тула инде, – ди Альмира. – 5 айлык вакытында улымның башына аппарат куйганнар иде. Шуның ярдәмендә, тәне буйлап уза торган трубка аша, баланың барлык артык сыеклык чыгып тора. Моннан 4 ел элек, Эмильнең шул трубкалары өзелгән иде. Казанда 4 сәгать буе катлаулы операция ясап, яңаны урнаштырдылар. Эмильнең башына су җыелудан шушы аппарат кына саклый. Ләкин моның үз уңайсызлыгы да бар — улым кече йомышын бик еш башкара. Бала чиста-пөхтә булсын өчен бик күп памперслар кулланырга туры килә. Бер кап памперс безгә бары тик ике көнгә генә җитә. Хөкүмәт 3 айга дип биргән пасперсларны без 1 айда тотып бетерәбез. Калганнарын мәрхәмәтле кешеләр җибәргән җомга хәерләренә үземә сатып алырга туры килә. Шулай ук пеленкалар, юеш салфеткаларны да бик күп сарыф итәбез — дип сөйләде әни кеше.
Катлаулы диагноз белән яшәсә дә, Эмиль бик акыллы, зиһенле бала икән. Әнисе сүзләренчә, Эмиль элекке җырчыларны яратып тыңлый. «Мунча ташы»н ярата.
Узган ел безнең янга «Күңел» радиосында эшләүче кызлар килгән иде. Алар безгә музыкаль колонка бүләк иттеләр. Улым шул колонкадан Илһам Шакиров, Хәмдүнә Тимергалиева җырларын бик яратып тыңлый. Телевизордан җырлаганнарын ишетеп алса, тизрәк янына мине чакырып китерә. Мин сөйләгәннәрдән ул аларның арабызда булмавын белә инде. «Әни, әйдә рухларына дога кылыйк, амин тотыйк», – ди.
Улым юморны да бик нык ярата. «Мунча ташы» юмор театрының барлык чыгарылышларын да яттан белә. Эмильнең күзе сурәтләрне тотып ала алмый. Телевизор карау, рәсем ясаудан мәхрүм ул. Шуңамы икән, улымның ишетү сәләте бик яхшы. Моннан унбер ел элек минем үземнең колагым начар ишетә башлады. Бер-бер артлы туганнарымны, әбиебезне югалттым. Шул елны кызым Лилиянең дә инвалид икәнлеген белдем. Шул кайгылар нәтиҗәсендә ишетү сәләтем кимеде. Хәзер миңа Эмиль бик нык ярдәм итеп тора. Чәй кайнаганны да, ишек шакыганнарын да, кер юуу машинасының юып бетергәнен дә иң беренче булып ул ишетеп ала, — ди Альмира ханым.
«Кызым – тормышымдагы иң зур ярдәмчем»
Эмильгә дүрт яшь булганда, Альмира икенче тапкыр үзенең бәхетен сынап карарга була. Үзен авыру улы белән кабул итәргә ризалашкан бер ир-ат белән кавыша. Бу никахтан кызы Лилия туа. Ләкин Альмираның бу никахы да озын гомерле булып чыкмый. Өстәвенә, Лилиясенә 5 яшь булганда, аның да сау-сәламәт бала булмавы ачыклана. Лилиягә табиблар «горизонталь нистагм» дигән диагноз куялар.
Бу – дәвалап булмый торган авыру. Кызымның күзләре плюсле дә, минуслы да. Табиблар әйтүенчә, бу чир нәселдән күчә, күрәсең, ерак буын әби-бабаларыбызда шундый чир булган. Кызымның күз алмасы гел йөреп тора, ул ун процент кына күрә. Балага әледән-әле кыйммәтле күзлек алып, аның линзасын алыштырып торырга туры килә. Әле менә узган ел гына, изге күңелле кешеләр ярдәме белән, Лилиягә 43 мең сумлык күзлек алдык, – ди ул.
Лилия дә үсеп буйга җиткән инде. Аңа хәзер 16 яшь. Ул Чаллыдагы коррекцион мәктәпнең 9 сыйныфында белем ала.
Кызым бик тырыш, бөтен мәктәпкә бердәнбер «отличница». Күзе бик начар күрсә дә, шундый күп әдәби китаплар укый. «Война и мир»ны инде 7 сыйныфта чакта ук укып чыкты. Бәйләргә, төрле беләзекләр ясарга ярата. Шундый кызыксынучан бала ул, аңа бөтен әйберне өйрәнеп карарга кирәк. Рәсемнәрне бик матур ясый, сәнгать мәктәбендә укырга да өлгерә. Россиякүләм рәсем бәйгесендә кызымның картинасы 3 мең бала арасыннан беренче урынны алды. Лилиянең мактау хатлары, грамоталары бик күп.
Кызым тормышымдагы иң зур ярдәмчем дә. Эмильне юындырыр, коляскасына утыртыр өчен күтәрешергә дә йөгереп килеп җитә. Памперсларын чыгарып ташларга да кыенсынмый. Абыйсын саф һавага алып чыгарга, коляскада этеп йөрергә дә бик ярата. Аллаһның рәхмәтләре булсын кызыма, — ди Альмира.
«Фатир мәсьәләсенең берәр кайчан хәл ителәчәгенә өметләнәбез»
Әңгәмәдәшемне борчып торган тагын бер мәсьәлә бар. Альмира ике инвалид баласы белән инде күп еллар ике бүлмәле фатир арендалап яши. Фатирга чиратта торсалар да, аның очы-кырые күренми әле.
Бер баламның пенсиясе тулысынча фатир арендасы һәм коммуналь хезмәтләрне түләү өчен китеп бара. Фатирны ике бүлмәлене арендаларга мәҗбүрбез, чөнки кызым инде яшүсмер, аңа аерым бүлмә кирәк. Аз керемле гаилә буларак, фатирга чиратка басканыбызга инде ун елдан артты. Кызганычка, чират бик әкрен бара. Ә инвалид балаларга бирелә торган фатир чиратына баса алмадык. Минем улымның диагнозы анда басу мөмкинлеге бирми икән… Менә шушы фатир мәсьәләсенең берәр кайчан хәл ителәчәгенә өметләнәбез.
Тормыш авыр булса да, бирешмичә яшибез. Уйлап карасам, үземнең тормышым юк бит инде, көннәр буе дүрт стена арасында бөтереләм. Үземне тулысынча балаларга багышларга туры килде. Мин элек еш кына: «Нигә Аллаһы Тәгалә миңа авыру балалар насыйп итте соң?» – дип елап утыра идём. Хәзер исә күзаллауларым үзгәрде. Социаль челтәрләр аша тагын да авыррак хәлдәге балалар булуын, аларны тәрбияләүче ата-аналарны күрәм дә, зарланырга урын юк дим. Балаларым икесе дә яхшы күңелле, зиһенле. Чыгымнарыбыз күп булуын аңлап, ярдәм җибәреп торучы мәрхәмәтле кешеләр дә күп әйләнә-тирәбездә, Аллаһка шөкер. Ярдәм сорап танышларыма җибәрсәм, алардан күреп, башкалар да безнең гаилә турындагы мәгълүматны куя. Битараф калмаган һәр кешегә зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә, — диде Альмира.
Изге Рамазан аеның соңгы көннәрендә әлеге ике авыру бала тәрбияләүче анага фитр садакаларын җибәрергә теләүчеләр һичшиксез булмый калмас. Изге нияте булганнар хәерне түбәндәге номер буенча күчерә ала:
Сбербанк – 2202205685974633
ВТБ – 22002486537029
8-917-260-23-20 (Галиуллина Альмира Мөдәрисовна)
