Мөэмин-Каратайдан язалар: без милли бәйрәмебезгә әзер (+фотолар)

Мөэмин-Каратайдан язалар: без милли бәйрәмебезгә әзер (+фотолар)

Мөэмин-Каратай авылында гасырлардан килгән «Сөлге җыю» йоласы узды.

Безнең авыл өчен ул гадәти генә чара түгел, ә бөтен авыл халкы да бердәм катнаша торган истәлекле вакыйга.

Әлбәттә, сөлге җыю матур, эчтәлекле, истәлекле узсын өчен авыл урамнарын искиткеч зәвыклы итеп бизәлгән кыңгыраулар таккан, сөлгеләр бәйләнгән җигүле ат кирәк! Менә ничәнче ел инде Мөэмин-Каратайның уңган ир-егете Җәдит Шәрифуллин елдагыча тормыш иптәше Наҗия ханым белән бергәләп үз атларын җигеп, аны тиешенчә бизәп, иртүк мәдәният йорты янына ашыктылар. Җәдит Галиәкбәр улы кечкенәдән атка гашыйк һәм бүген дә атсыз яши алмаган ир-егет.

Шулай итеп гармун моңнары белән без Сабан туена сөлге һәм бүләкләр җыюны башлап җибәрдек. Һәр йортның хуҗасы яки хуҗабикәсе, алдан билгеле булганча әзер бүләкләрен кулына тотып, капка төбенә чыгып каршы алды.

Гармунчы һәм җырчыларыбыз Нәбиулла Габидуллин, Җәдит, Шәрифуллин, Мөэмин -Каратай китапханәчесе, танылган шагыйрь Таһир Шәмсуаров, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ринат Вәлиәхмәтов татар халык җырларын башкардылар, милли көйләр уйналды, теләгән авылдашлар дәртле биюгә кушылды.

Беләсезме, авыл ниндидер сихри моңда, халыкка рәхәт, күңелле! Менә шул рәвешле авылның өч урамын да бәйрәм алды рухы биләп алды. Җыр, моң, гармун көйләре кәефләрне күтәрде. Чынлап та, рәхәт, тансык мизгелләр! Менә шулай авылны барлап, булачак Сабантуй бәйрәменә бүләкләр җыйдык.

Иң беренче чиратта, рәхмәтләрнең иң олысы, төп оештыручыбыз авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнановага, чөнки бәйрәмгә әзерлекнең төп бурычы авыл башлыгы тырышлыгы белән тормышка ашырыла.

Сөлге җыю йоласында бик теләп катнашкан авылдашлар арасында мәдәният хезмәткәрләре дә җиң сызганып, үз өлешләрен керттеләр.

Аерым алганда авылыбызның мәдәният йорты директоры Лилия Вәлиәхмәтова, мәдәният йорты хезмәткәре Рәмзия Шәмсуарова, Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе, Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсенең милли әдәбият бүлеге мөдире, җырчы Ләйсән Шәмсуарова.

Шулай ук бүгенге көндә Иске Иштирәк мәктәбендә белем алучы укучыларыбыз Рәзинә Мортазина, Динә Шәмгунова, Айзилә Мортазина, Лениногорск шәһәренең 2 нче мәктәбе укучысы Камилә Ганиева әлеге йоланы тиешенчә башкарып чыгуда үз өлешләрен керттеләр.

Менә ничәнче ел инде безнең әлеге гореф-гадәтне тормышка ашыруда тамыры белән Мөэмин-Каратайдан булган, бүгенгесе көндә Казан шәһәре телевидениесе хезмәткәре Лилия Вәлиева безгә теләп ярдәм итә. Сөлге җыю барышын видеотасмага, фотога төшерә. Даими ярдәме өчен аңа олы рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Авыл халкы киң күңелле, кунакчыл бит ул! Авылдашларыбыз сөлге җыючыларга җылы сүзләрен кызганмады, тәмле ризык, кайнар чәй белән сыйлады. Аерым алганда Әнисә Ханнанова, Резидә Сафиуллина, Нурия Шәйдуллина, Фәүзия Габидуллинага тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Гомумән, бүләкләр биргән авылдашларның һәркайсына рәхмәт.

7 июнь көнне, Аллаһы насыйп итсә, әлеге бүләкләр милли бәйрәмдә катнашкан батырларга, җиңүчеләргә тапшырылачак. Барыгызны да елына бер килә торган милли бәйрәмгә көтеп калабыз!

Таһир Шәмсуаров

Лилия Вәлиева фотолары