Шундый рәхәт кешеләр була: алар белән күптәнге танышың кебек аралашасың, вакытның ничек узганын сизми дә каласың, сөйләшер сүзләр дә һич бетми. Яңа танышыбыз – Олы Яке авылында яшәүче Диләрә Дәүләтшина белән дә нәкъ шулай булды. Ачык йөзле, тәмле сүзле, өстәвенә оста пешекче дә әле. Хатын-кыз буларак, без аның яныннан көчкә аерылдык.
Диләрә апа Олы Якедә туып үскән. 10нчы сыйныфтан соң Казанда җиңел сәнәгать буенча һөнәр училищесында белем ала. Аннары заводка эшкә урнаша. Нәкъ шул елларда аны командировкага Мәскәүгә җибәрәләр. Шунда язмышын да очрата ул.
– Башкаланы бик яраттым. Заводта контролер булып эшләдем. Тулай торакта яшәгәндә Минзәлә егете белән таныштык. Бер-беребезне ошаттык, гаилә кордык. Иремә Алабугада фатир бирделәр, шунда күчеп кайттык. Улыбыз туды. Шуннан соң тормышым бөтенләй башка юнәлеш алды – мин пешекче булып киттем, – дип елмая Диләрә ханым.
Үзе әйтүенчә, ул һөнәре буенча пешекче түгел. Әмма аш-суга мәхәббәт кечкенәдән килә.
– Әбием: «Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен», – дия иде. Мәктәптә ашханәдә эшләдем. Соңрак кафе-рестораннарда хезмәт куйдым. Гади пешекчедән шеф-повар дәрәҗәсенә кадәр күтәрелдем. Еллар буе ялсыз диярлек эшләдем – фатир, машина алырга тырыштым. Әмма тормыш син уйлаганча гына бармый икән ул. Ирем белән 30 ел яшәгәннән соң аерылыштык. Бервакыт күңелдәге җеп өзелде дә, кич белән чыгып киттем һәм кире әйләнеп кайтмадым. 50 яшемдә тормышымны яңадан башларга туры килде, – ди ул.
Авылда ялгызы яшәгән әнисе авырып киткәч, Диләрә апа туган ягына кайта. Башта Казанга, Иннополиска йөреп эшли. Соңрак әнисенең хәле авырайгач, бөтенләй авылда кала. Туган йортка су кертә, бөтен уңайлыкларны булдыра. Әмма рәхәтләнеп яшим дигәндә генә, әнисе вафат була.
– Хәзер инде беркая да китәсем килми. Казанга да, Алабуга га да чакыралар. Әмма җан тынычлыгы кадерлерәк икән. Аны бернинди байлыкка да алыштырып булмый, – ди Диләрә ханым.
Авылда да эш җитәрлек. Бүген ул тирә-яктагы ял базаларында, глэмпингларда ял итүчеләр өчен аш-су әзерли. Авыл халкы да аңа еш мөрәҗәгать итә. Бәлеш, гөбәдия, кыстыбый, төрле милләт ризыклары – барысын да оста пешерә ул. Италия кухнясын тирәнрәк өйрәнү теләге белән, хәтта Италиягә кадәр барырга да туры килә аңа. Сыр дип, белмичә чүпрә җыеп кайтканын сөйләгәндә көлә-көлә эчләр катып бетте. Гомумән, аш-суга гына түгел, ә сүзгә дә бик оста әңгәмәдәшем.
– Гомер буе ризык белән эшләдем инде. Минем өчен ашарга пешерү – авыр хезмәт түгел, ә күңел эше. Ризык тәмле булсын дисәң, аңа күңел җылысын да кушарга кирәк, – ди оста хуҗабикә.
Элек Алабугада яшәгәндә ул яшь кызларга пешерү серләрен дә өйрәткән, түгәрәкләр алып барган. Безне дә Диләрә апа үзенең телеңне йотарлык кыстыбыйлары белән сыйлады. Чыннан да, искиткеч тәмле иде.
– Иттән курыккан, майдан шикләнгән ризык тәмле булмый, дип әйтә торган иде дәү әнием, – дип көлә ул.
Сөйләшү ахырында Диләрә ханым тагын бер кат тормышка булган рәхмәтен белдерде:
– Юлымда гел яхшы кешеләр очрады. Хәзер дә шулай. Шуңа күрә язмышыма үпкәм юк. Һәр көнгә рәхмәтле булып яшим, – ди ул.
Рәхмәтле була белгән кешене Аллаһ Тәгалә Үз ярдәменнән ташламыйдыр ул. Диләрә апага да киләчәктә җан тынычлыгы белән, яраткан эше аша кешеләргә шатлык өләшеп, тәмле ризыклары, җылы сүзе белән тирә-юньгә нур биреп яшәргә насыйп булсын. Туган нигезенең учагы сүрелмәсен, өендә һәрчак кунак өзелмәсен, ә күңелендәге рәхмәт хисе аны тагын да бәхетлерәк итсен. Мондый ачык күңелле, уңган-булган кешеләр белән очрашу үзе дә күңелгә җылылык өсти.