Питрәчтә узган турнирда «Арча» хоккей командасы җиңү яулады

Питрәчтә узган турнирда «Арча» хоккей командасы җиңү яулады

14–15 февраль көннәрендә Питрәч районында 2012 елгы балалар арасында «Татарин кубогы» хоккей турниры узды. Ярышта Арча районыннан «Арча» хоккей командасы катнашты.

Турнир кысаларында яшь хоккейчылар берничә уенда көч сынашты. Команда уеннары нәтиҗәсендә «Арча» финал этабында ышанычлы чыгыш ясап, беренче урынны яулады.

Ярыш барышында аерым уенчылар да билгеләп үтелде. Яруллин Әмир турнирның иң файдалы уенчысы дип танылды. Шулай ук Нәбиуллин Кәрим («Олимпия» – «Арча» 5:12), Гайнетдинов Йосыф («Арча» – «Ледокол» 4:3), Шәрәфиев Самир («Лада» – «Арча» 5:6) һәм Нигъмәтҗанoв Рияз («Арча» – «Атлант» 8:2) матчларның иң яхшы уенчылары булды.

Команданың тренеры Гәрәев И. А. яшь спортчыларның тырышлыгын һәм тәртипле уенын билгеләп үтте:

«Балалар турнир дәвамында бердәмлек күрсәтте, һәр уенда бирешмичә көрәштеләр», — диде ул.

Турнир нәтиҗәләре буенча «Арча» хоккей командасы алтын медальләр һәм җиңүче кубогы белән бүләкләнде.

Яшь хоккейчыларны, аларның әти-әниләре һәм тренерларын чираттагы зур җиңүләре белән тәбрик итәбез!