Татарстан хастаханәләренә талпаннан зыян күргән 6 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән

Бүгенге көнгә Татарстан хастаханәләренә талпаннан зыян күргән 5881 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 1253е – балалар, дип хәбәр итә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».

Талпаннан зыян күрүчеләрнең күбесе Казан, Чаллы шәһәрләрендә һәм Әлмәт районында теркәлгән.

Талпан боррелиозының – 10, талпан энцефалитының читтән кертелгән өч очрагы ачыкланган. Урман бете кадалу очраклары Чиләбе, Кемерово өлкәләрендә һәм Новосибирскида ял иткән вакытта булган.