Сабантуйга кайтуларның матур гадәте - Өч йортлы Сары-Айгыр авылында Коръән ашы узды

Сабантуйга кайтуларның матур гадәте — Өч йортлы Сары-Айгыр авылында Коръән ашы узды

Җәй җиттеме, Сабантуйларга старт бирәбез. Туган якларым Башкортстанның Чакмагыш районының Тайняш авылында Сабантуй гөрләде инде. Быел исә бирегә урындагы колхоз җитәкчелеге Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованы чакырган иде. Бераз күзәтүләремне «Журналист блокноты» итеп тәкъдим итәм.

Чакмагыш районы Сабантуйларын гадәттәгечә Тайняш авылы башлап җибәрә инде ул. Бу — үзгә бер традиция. Райондашларым арасында шундый сүз дә йөри хәтта: «Иң беренче булып тайняшлылар хәер-фатыйха бирә. Ансыз булмый». Хәер, моңа гаҗәпләнәсе дә юк ул, Чөнки авылда рекордлы уңыш-казанышлары белән «Герой» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы-колхозы Фәргать Ваһапов рәислегендә бик тә яхшы эшләп килә, ил табынын икмәкле, сөтле һәм итле итүдә олуг хезмәт куя.

Хуҗалыкны төпле белемле, инициативалы белгеч, оста оештыручы, Россия һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы җитәкләүдә уңыш хикмәтенең төп сере яшеренгәндер дә, мөгаен. «Герой» республикада малчылык тармагы нык үсеш алган хуҗалыклар исәбендә торуы белән дә игътибар үзәгендә шул. Тәүлегенә 70 тоннадан артык сөт савалар! Тайняш авылы уртасында гына хуҗалыкның сөт товарлары белән сәүдә итүче кибет тә эшли.

Быел исә «Герой» уңганнарын, аның баһардирдай кыр батырларын популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова һәм аның ялкынлы командасы да котлаган. Әйе, аеруча соңгы елларда, хезмәт бәйрәменә дигән ярты акча артистларга бирелә, дигән сүз дә йөри. Шулай булуына карамастан, авыл кешесенә, көнне-төнгә ялгап фермаларда вә кырларда хезмәт куйганнарга бер бушлай концерт бит бу. Концертка район үзәгенә барам, дисәң – билет хаклары да «котырып» арта. Ә болай «ике куянны берьюлы тоту» сыман. Машина проблемасы булуы да ихтимал, аннары кич белән район мәдәният йортыннан үткән концерттан олы яшьтәге авыл апасы ничек кайтсын, мәсәлән? Интегеп бетәчәк бит! Ә авыл мәдәният йортлары һәм клублары нинди генә уңайлы һәм ремонтлы булмасын, халык көтү кайткач кына анда барачак... Тайняш Сабан туена килгәндә, моңарчы бик күп ел рәттән диярлек – Гүзәл Әхмәтованы чакыру гадәте бар иде.

Былтыр Данир Сабиров килүен яхшы хәтерлибез, бер әбекәй бабаеның башыннан түбәтәен салдырып җырчыга кидергән иде. Кояш кыздыра иде шул ул көнне!

Бар бу җирдә бер кечкенә авыл, Сары-Айгыр диләр...

Сабантуй туганнарның күрешү, җанлы итеп аралашу мизгелләре дә. Мәсәлән, Тайняш авыл Советы биләмәсенә кергән Сары-Айгыр авылында да бик күркәм Коръән ашы да уздырганнар. Хөрмәтле кунак буларак авылда гомер итүче нәсел аксакалы – Тәлгать Гыймадислам улын чакырганнар. Ул әлегесе вакытта 90 яшен тутырса да, һаман да аяк өстендә, Бөек Ватан сугышы чорының тыл һәм хезмәт ветераны.

Әйтергә кирәк, ашны Фарухшиннар гаиләсе уздырган, адарның нәселе – Тайняш авылы җирлегендә бик тә билгеле ул. Шәйхелислам Фарухшин – Бөек Ватан сугышы каһарманы, филология галиме һәм атаклы әдип Гыйлемдар Рамазановның беренче укытучысы. Сугыштан соңгы елларда туган җиренең агросәнәгать комлексында армый-талмый хезмәт куйган мөхтәрәм ветеран. Аның улы Хәмзә – Советлар Союзы чорында ук дәүләт башлыкларының очышлары өчен җавап тоткан Ерак Авиация тармагының данлыклы полковнигы. Хәмзә Фарухшин пенсия ялында да тынгы белмичә, Мәскәүдәге «Останкино» телевизион студиясендә хезмәт куйды. Ул ил күләмендә парашютист һәм спортсмен буларак та билгеле иде.

Сары-Айгыр-бик борынгы авыл түгел, ләкин Фәридә апа Кудашева концерт киемнәре тектерергә монда килеп йөргән, ә сәхнә мэтры Илфак ага Смаковлар гаиләсе, булачак җырчы әле бәләкәй чагында, биредә яшәп киткән. Менә шундый данлы, искиткеч табигатьле авыллары һәм хезмәт сөюче халкы белән дан тота Тайняш төбәге.

Сары-Айгыр – бәләкәй авыл. Әйе, кайчандыр Чапаев исемендәге гөрләп торган колхозы да, башлангыч мәктәп белән клубы да булган. Әйе, авыл чагыштырмача яңа гына. Ул 1930нчы еллар тирәсендә генә оешып киткән.

Җан эрнүе белән язам: авылыбыз картайды… Мин җәйләрен кайтып йөргәндә дә авылыбыз бер генә урамлы булса да, кайткан бала-чага, авыл оныкларының шат авазыннан шау-гөр килеп тора иде. Күрше авылга йөрешүләр… Мотоблок арбасы белән утын ташулар, ат арбалары һәм чаналары… Һәр авыл мәсьәләсен күз уңында тоткан Әгълә абый, Мәүли бабайларның чия бакчалары… Хәзер инде аларның берсе дә исән түгел, авылның нибары өч йортында гына кешеләр яши. Авылда төпләнеп калган бердәнбер урта яшьтәге Флорит та – ил сагында хезмәт итә.

Кайчандыр, Сары-Айгырга юллар да юк иде. Хәзер инде күрше Иске Балак авылы аша юл да каралган, стеллабыз да балкып тора, тик кайтучы гына юк шул… Без, Сары-Айгыр оныклары, да илнең төрле өлкәләренә таралышып беттек… Моңсу хисләр били күңелне, әлбәттә. Тик тормыш дәвам итә. Әле өмет бар, дачниклар кайткалый, аннары аучылар да, урман янәшәсендәге авылны үз итеп, авыл читендә җыйнак кына йортлар салып куйды. Хәзер инде ташландык хәлдәге чишмәбез дә ялт итәр алар ярдәме белән. Үзебезнең дә кечкенә генә җәйге йорт һәм төп нигез – йорт урыны сакланды. Кайчандыр җәйгелеккә умарталарыбызны анда илтә идек.

Ә шулай да, Сабантуй — еллар, чорлар үзгәрсә дә, халкыбыз өчен тирән мәгънәгә ия, иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без, беренче кояш нурлары белән кырларга ашыгып, вакыт белән исәпләшмичә тырыш хезмәт куйган алдынгыларны хөрмәтлибез һәм дус-туганнар белән очрашабыз.