Татарстанда +26градуска кадәр җылыта

Явым-төшем көтелми.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бүген республикада көндез термометрның терекөмеш баганасы +16...+21 градуска кадәр күтәреләчәк.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, Татарстанда һава температурасы көннән-көн артачак. Сишәмбе – 5 майда +20...+25, чәршәмбе – 6 майда – +21...+26 булачак.

Явым-төшем көтелми.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.