Гимназия директоры эштән соң заводка йөри

Гимназия директоры эштән соң заводка йөри

Ни өчен?

Дүшәмбе киңәшмәсендә Наил Мәһдиев Чаллының 26 нчы гимназия директоры Андрей Сальниковны билгеләп үтте. Ул мәктәптәге эше тәмамланганнан соң икенче эшкә – “Ремдизель”га йөри. Андрей Сальников анда махсус хәрби техника җыярга булыша, бу эшкә махсус хәрби операция башланганнан бирле йөри. Бүген аны Россия оборона министрлыгының автобронетанк идарәсе җитәкчесе исеменнән бүләкләделәр. Андрей Львовоич эшкә 5 разрядлы хезмәткәр булып килә, хәзер 6 нчы разрядлы белгеч. «Менә бездә нинди кешеләр бар – тыйнак, хезмәт һәм Ватанны сөючән. Без аның бу шөгылен белмәс тә идек, Министрлыктан Приказ килеп төште. “Ремдизель” оешмасы җитәкчелеге әлеге бүләкне бөтен кеше алдында тапшыруны сорады. Патриотлар алар хәрби сызыкта гына түгел, тылда да», — дип мәктәп директорының эшен югары бәяләде Наил Мәһдиев.