Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәтүче «Ислам. Беренче адымнар»ның 17нче сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Әлеге курслар зур датага – Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү галәйһи вә сәлләмнең 1500 еллыгына багышлап уздырыла. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итә.
Укулар 21 мартта башлана. Шәкертләр кыска вакытлы курс дәвамында – 7 гадәти дәрес эчендә (атнага бер тапкыр) – намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәнә алачак. Дәресләр – түләүсез. Курсларга язылу башланды!
- Беренче кереш дәрес 21 мартта Нәзарәт бинасында (Габдулла Тукай ур., 38) иртәнге сәгать сигездә (8:00) узачак. Язылу өчен сылтама
Дәресләрне мөфтиятнең волонтёр яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып бара. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнә; гакыйдәнең асылына төшенә, сира – Мөхәммәд пәйгамбәрнең саллаллаһү галәйһи вә сәлләм тормышы белән таныша, хәләл һәм хәрам буенча дәресләр тыңлый.
Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар – ир-атлар һәм хатын-кызлар һәр атнашимбә 09.00-12.00 сәгатьләрдә Казанның Галиев мәчетенә (Габдулла Тукай ур., 40) җыела. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дәресләр аерым уза.
17 яшь һәм аннан өлкәнрәк укучыларны көтеп калабыз. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барыла.
Соңгы дәрес 2 майда була. Бу көнне Коръән мәҗлесе, курсларга йомгак ясау, сертификатлар тапшыру була.
- «Ислам. Беренче адымнар» проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.
- «Ислам. Беренче адымнар» проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Уналты сезон дәвамында әлеге курсларда 1750гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.
