Үзенең сәламәтлегенә игътибар иткән һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча барлык киңәшләрне үтәгән хатын-кыз 35 яшендә дә тулысынча сәламәт бала таба ала.
Бу хакта РИА Новостига Россия педиатрлар берлеге президенты, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик медицина буенча штаттан тыш баш балалар белгече Ләйлә Намазова-Баранова әйткән.
"Әгәр хатын-кыз үзенең сәламәтлеген күзәтеп торса, сәламәт яшәү рәвеше буенча барлык киңәшләрне үтәсә, ул 30 яшендә дә, 35 яшендә дә беренче баласын сәламәт таба ала", – дигән Намазова-Баранова. Ул йөклелекне хроник авырулардан башка планлаштырырга кирәк, дип тә өстәгән. Нәкъ менә шуңа күрә, педиатрлар берлеге президенты сүзләренчә, даими профилактик тикшерүләр узарга, шул исәптән табиб-гинекологка да күренеп торырга кирәк.
Элегрәк Намазова-Баранова 30 яшьтә беренче бала табу Россиядә хатын-кызлары өчен нормага әйләнүен әйткән иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.