Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Мисыр Гарәп Республикасындагы яңа Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, Россиянең Каһирәдәге Гарәп Дәүләтләре Лигасы каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Артур Люкманов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Артур Люкмановны яңа вазыйфага билгеләү турындагы указга кул куйды.