16,5 миллионнан артык россияле МАКСтагы йорт чатларына кушылган

16,5 миллионнан артык кулланучы МАКС илкүләм мессенджерында йорт чатларына кушылган. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» яза.

Ведомствода ачыклык кертүләренчә, хәзер сервиста йортларда яшәүчеләрнең аралашуы өчен 13,2 мең мәгълүмат каналы булдырылган.

Йорт чатлары милекчеләргә һәм анда яшәүчеләргә йортлар белән идарә итүгә һәм идарәче оешмалар белән хезмәттәшлеккә бәйле актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.