Якындагы елларда АСЕАН илләренең энергетика өлкәсендәге иминлеге Россия һәм Евразия икътисадый берлеге дәүләтләре белән үзара хезмәттәшлеккә турыдан-туры бәйле булачак. Бу хакта Россия Президенты киңәшчесе Антон Кобяков журналистлар белән очрашуда әйтте.
Аның әйтүенчә, Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре алга таба энергия ресурсларының үсә баручы дефициты белән очрашачак, бу тотрыклы тәэмин итү чыганакларын эзләүне таләп итәчәк.
Россия – АСЕАН юбилей саммиты Казанда 17-19 июньдә уза. Форум кысасында яклар сәүдә, инвестицияләр, логистика, энергетика, мәгариф һәм гуманитар хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыша.