Татарстан белән Кытай кино һәм анимация өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә мөмкин

Татарстан белән Кытай Халык Республикасының кино һәм анимация өлкәсендә хезмәттәшлек итү өчен зур мөмкинлекләре бар.

Бу хакта "РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек" IV халыкара форумында Креатив индустрияләрне үстерү үзәге генераль директоры Ранко Тепавчевич әйтте. "Бүген креатив индустрияләрне үстерүгә бәйле мәсьәләләрне билгеләү мөһим. Быел Казан яңа креатив кластер – Үзенчәлекле осталык үзәге булдырды, анда мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар эшли. Һәм бу экспортларга мөмкин булган юнәлешләрнең берсе, чөнки хәзер үзенчәлеккә ия булу мөһим. Татарстан белән Кытайның кино һәм анимация өлкәсендә зур мөмкинлеге бар. Безнең "Туган Батыр" мультфильмы, "Маша һәм медведь" мультфильмы кебек үк, кытайлыларның йөрәген яуларга мөмкин", — диде ул. Кытай кино җитештерү өлкәсендә тәҗрибә туплау өчен зур мәйданчык булып тора, дип хәбәр итте "Газпром-медиа холдинг"ның халыкара мөнәсәбәтләрне үстерү департаменты директоры Дарья Богданова. "Без хәзер Кытайның ясалма фәһем өлкәсендә алда булуын аңлыйбыз һәм, әлбәттә, бу технологияләрне кино җитештерү белән бәйле процессларны җиңеләйтү һәм киметү өчен дә кулланырга кирәк", — диде ул.