Красноярск ягындагы фестивальдә Керәшен йорты да булды

Красноярск ягындагы фестивальдә Керәшен йорты да булды

17 июньдә Пировский урта мәктәбендә «Россия халыкларының гаилә традициләре» фестивале узды. Фестивальдә гаиләләр осталыгы чагылышына багышланган муниципаль күргәзмә дә эшләде.

Фестиваль, Россиядә халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Казачинск‑Пировский муниципаль округының белем бирү учреждениеләре арасында оештырылды.

Фестивальне ачу тантанасында мәгариф идарәсе җитәкчесе, башлыкның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Федоненко чыгыш ясады. Аерым алганда, ул гаилә традицияләрен саклауга юнәлдерелгән фестивальнең зур әһәмияткә ия булуын искәртте. Россия халыкларының культурасын һәм традицияләрен өйрәнүдәге зур хезмәт өчен мәгариф идарәләре җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә рәхмәт җиткерде.

Фестивальнең максаты – төрле халыкларның гаилә традициләрен саклау, үсеп килүче буында күпмилләтле илебезнең бай культурасына карата хөрмәт тәрбияләү аша халыкларның бердәмлеген ныгыту.

Бу фестивальдә Большекетск поселогының урта мәктәбеннән мәктәпкәчә төркем белгечләре катнашты. Бакчага йөрүче балаларның әниләре Анастасия Некрасова, Татьяна Егорова, Александра Бобарева ярдәмендә, «Керәшен йорты» ясалды. Бирегә килүчеләрне элгәреге керәшен йорты бизәлеше (сугылган бистәрләр, киндер ашъяулыклар һ.б.) һәм керәшеннәрнең традицион киемнәреннән булган карендәшләребез каршы алды. «Керәшен йорты» янына тукталучылар халкыбызның традицион ризыгыннан торган табынга да игътибар иттеләр.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Большекетск поселогының урта мәктәбеннән мәктәпкәчә төркем 1нче урын яулады.

Жюри аларның югары дәрәҗәдәге әзерлеген аерым билгеләп үтте.

Фотолар: Мәктәптән тыш эшләр үзәге