Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «7 дней» программасына биргән интервьюсында республикада күп балалы гаиләләр санының сизелерлек артуы турында хәбәр итте – соңгы 10 елда аларның саны ике мәртәбә арткан һәм 53 900гә җиткән, дип яза «Татар-информ».
«Тагын бер сан – 53 900 күп балалы гаилә. Соңгы 10 елда аларның саны ике тапкырдан күбрәккә арткан. Бу яшь гаиләләрнең киләчәкне планлаштыра алуы һәм дәүләтнең социаль ярдәменә ышануы турында сөйли», — диде Зарипова.
Министр сүзләренчә, мондый динамика дәүләт ярдәменең тотрыклы системасы белән турыдан-туры бәйле, ул гаиләләргә өченче, дүртенче... сабыйларын табу турында ныклы карарга килергә мөмкинлек бирә. Нәкъ менә өченче бала туу социаль сәясәткә ышанычның төп демографик индикаторына әверелә, диде ул.
Зарипова билгеләп үткәнчә, Татарстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм чаралары керемнәрне исәпкә алмыйча -бары тик гаилә статусы факты буенча гына күрсәтелә, бу системаны мөмкин кадәр гади һәм үтемле итә. Мондый алым туучылар санын стимуллаштыруга һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән демографик чара буларак карала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.