Татарстанда суд, умырткалыгын сындырган бала өчен, мәктәптән 100 мең сум түләтә

Лениногорск прокуратурасы мәктәптә имгәнгән укучы өчен суд аша мораль зыянны түләтәчәк.

Бу хакта “KazanFirst” Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза. Баланың, төзек булмаган, авыр ябыла торган ишеккә бәрелеп, умырткалыгын сындыруы ачыкланган. Аңа уртача авырлыктагы зыян килгән. Моңа бәйле рәвештә, күзәтчелек ведомствосы судка мөрәҗәгать иткән. Прокуратура дәгъвасы канәгатьләндерелгән. Суд мәктәп алдына зыян күрүчегә 100 мең сум түләү бурычы куйган. Карар әле үз көченә кермәгән.