Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең Золотое шәһәрендәге эш сәфәре турында хәбәр итте

Татарстан Республикасы делегациясе Луганск халык республикасының Золотое шәһәрендә дә булды. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов МАКС каналында хәбәр итте.

«Анда Россия Федерациясе Герое Дамир Исламовка куелган бюст бар. Чәчәкләр салдылар, безнең Герой хәтерен бер минут тынлык белән искә алдылар!

Делегация әгъзалары шулай ук җирле хатын-кызлар белән аралашты, алар бакчаны карый һәм бюст тирәсендәге территорияне тәртиптә тота. Батырыбыз истәлегенә игътибарлы булганнары һәм иҗтимагый киңлекне төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт аларга!» – дип язды Татарстан Рәисе.