Рөстәм Миңнеханов мәдәният һәм Росгвардия хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсе кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәдәният хезмәткәрләрен һәм Росгвардия хезмәткәрләрен киләчәк һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Киләсе атнада, 25 мартта, Россия Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бүген республикада 24 меңгә якын тармак белгече хезмәт итә, 3 мең 749 учреждение эшли, узган ел аларда 107 млн. кеше булган. «Тармакның төп бурычларының берсе — гражданнарда ватанпәрвәрлек һәм бөек илебезгә һәм аның бай тарихына хөрмәт тәрбияләү. Агымдагы елга өстенлекле юнәлешләр арасында — Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына, Россия Халыклары бердәмлеге елына, шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм татар профессиональ театрының 120 еллыгына багышланган чаралар. Казанга Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелү мөһим вакыйга булды, бу халыкара хезмәттәшлеккә һәм республиканың мәдәни мирасын тануга яңа мөмкинлекләр ача", — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул мәдәният хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, үз һөнәрләренә тугрылыклы булулары, югары профессионализмнары һәм Татарстан үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

27 мартта Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре көне билгеләп үтелә. "Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе гадәттәгечә илдә иң яхшыларның берсе дип таныла. Милли гвардия хезмәткәрләре махсус хәрби операция барышында куелган бурычларны лаеклы үтиләр. Без сугышчыларыбызның батырлыгына, яңа төбәкләрдә тыныч тормышны җайга салырга ярдәм итүче гвардиячеләрнең батырлыгына һәм ныклыгына тиешле бәя бирәбез. Татарстан буенча Росгвардия идарәсе шәхси составына намуслы хезмәтләре, батырлыклары, антка, сугышчан традицияләргә һәм Ватанга тугрылыклары, шулай ук хокук тәртибен һәм милли иминлекне тәэмин итүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәм. Ышанам ки, сезнең һәрберегез куелган бурычларны югары дәрәҗәдә үтәвен дәвам итәчәк", — диде республика Рәисе.