Чын шоколадның составында иң беренче итеп какао күрсәтелгән булырга тиеш. Кондитер фабрикасына нигез салучы Георгий Хачинян “NEWS.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, сыйфатлы шоколадта хуш ис бирүче матдәләр дә, өстәмәләр дә булмаска тиеш.
Белгеч сүзләренә караганда, шоколадның әйбәтен сайлау өчен составына һәм иң беренче итеп нинди ингредиентның күрсәтелүенә игътибар итәргә кирәк. Какао-продукт күрсәтелсә, димәк, шоколад табигый һәм югары сыйфатлы, дигән сүз. Арзанлы шоколадта һәм икенче сортлысында иң беренче итеп шикәр күрсәтелә.
Хачинян кисәтеп әйткәнчә, мондый шоколадны читләтеп үтү хәерле. Чөнки ул тешләр өчен генә түгел, тулаем сәламәтлек өчен дә зарарлы.
Кондитер басым ясап әйткәнчә, сыйфатлы шоколадта какао микъдары – кимендә 50%, әче шоколадта – 70 процентка җитәргә мөмкин. Бу татлы продуктны куе коңгырт төскә кертеп, әчкелтем тәм бирә. Какао микъдары никадәр күбрәк булса, шоколад шуның кадәр тәмлерәк.
Сыйфатлы шоколад 3 ингредиенттан – какао орлыкларыннан (какао-бобы), какао маеннан һәм шикәрдән генә торырга тиеш. Теге яки бу өстәмәләр бары тик икенче сортлы шоколадка гына хас. Чын шоколад кыйммәтрәк, әмма бәясен тулысынча аклый, дип йомгак ясаган сүзенә кондитер.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.