Тверь өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүме һөҗүме вакытында Wildberries склады бинасына зыян килгән, дип хәбәр итте төбәк губернаторы вазифаларын башкаручы Виталий Королев.
«Төнлә дошман БПЛАлары һөҗүмен кире кайтарганда Калинин районындагы «Wildberries» склад бинасының стенасына зыян килде. Төтен чыгу оператив рәвештә бетерелде. Предприятие хезмәткәрләре зыян күрмәде», – дигән Королев социаль челтәрләрдә.
Урында ашыгыч хезмәтләр эшләвен дә искәрткән ул.