Актаныш районы архив бүлегендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты игълан иткән «Минем шәҗәрәм» республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Конкурска килгән барлык эшләр дә аерым игътибарга лаек булды. Катнашучыларның үз нәсел шәҗәрәләрен зур кызыксыну, тырышлык һәм эзләнү белән башкарулары аеруча сөенечле.
Тантаналы чарада катнашучыларны котлау өчен сүз Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызы Әнвәровага бирелде.
Дилбәр Миркасыйм кызы билгеләп үткәнчә, «Минем шәҗәрәм» бәйгесе — бик мәгънәле һәм тирән эчтәлекле конкурс. Аның сүзләренчә, катнашучылар саны әлегә зур булмаса да, киләчәктә ул тагын да артыр дип өмет бар. Моның сәбәбе дә аңлашыла — шәҗәрә төзү зур тырышлык, сабырлык һәм эзләнү таләп итә торган катлаулы хезмәт.
— Бу бит очраклы гына эш түгел. Биредә һәркем үз нәсел тарихына тирәнтен кереп, документларга, әби-бабаларыбыз истәлекләренә таянып эш итә. Шуңа күрә мондый эшкә бары тик сабыр һәм максатчан кешеләр генә алына, — дип ассызыклады ул.
Шулай ук ул балаларның бу эшкә әти-әниләре белән бергәләп алынуын аеруча әһәмиятле дип атады. Чөнки нәсел тарихын өйрәнү барышында һәркем үзенең тамырларын, бабаларының тормыш юлын, шөгыльләрен ачыклый, бу исә шәхес буларак үсешкә зур йогынты ясый.
— Үз тарихыңны белү — ул зур көч. Ул сезгә белем дә бирә, горурлык та уята, — диде Дилбәр Миркасыйм кызы.
Чыгыш ахырында ул укытучыларга һәм гаилә әгъзаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде, ә җиңүчеләргә республика этабында да уңышлар теләде.
— Сезнең эшләрегез республика күләмендә дә яңгырасын, исемнәрегез танылсын. Уңышлар сезгә! — дип йомгаклады ул.
Шулай ук Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты игълан иткән әлеге бәйгенең муниципаль этабында катнашучыларга Башкарма комитетның архив бүлеге җитәкчесе Фирүзә Мингазова олы рәхмәтен җиткерде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләрне Дилбәр Миркасыйм кызы тапшырды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәгеләр:
1 нче төркем:
1 урын — Бадретдинов Нурислам Нурсил улы («Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»)
2 урын — Мөхәммәтова Эльзира Эльбрус кызы (Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакчасы)
2 нче төркем:
1 урын — Исламова Әдилә Илгиз кызы («Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»)
2 урын — Хәйбиева Таңсылу Рамил кызы (Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе)
3 урын — Шәрифуллина Әдилә Фаил кызы («Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»)
Туган як тарихын өйрәнү, туплау һәм саклау өлкәсендәге уңышлы эше өчен махсус номинация белән Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Каюмов Ислам Мөдәрис улы бүләкләнде.
3 нче төркем:
1 урын — Салахова Таңсылу Рамил кызы (Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе)
5 нче төркем:
1 урын — Хәйбиева Дилбәр Фарсый кызы (Күҗәкә авылы активисты)
2 урын — Латыйпова Ләйсән Рафис кызы («Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» тәрбиячесе)
3 урын — Әгъләмова Гөлшат Фәнил кызы («Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» тәрбиячесе)
Әлеге бәйге нәсел тамырларын өйрәнүгә кызыксыну уятып кына калмыйча, яшь буында туган якка, тарихка һәм гаилә кыйммәтләренә карата хөрмәт тәрбияләүдә дә зур әһәмияткә ия.