Россиядә ике тармакта уртача хезмәт хакы 500 мең сумнан артып киткән

Россиядә 2025 елның декабрендә уртача хезмәт хакы 500 мең сумнан артып киткән ике тармак барлыкка килгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, иң югары хезмәт хаклары дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары (НПФ) һәм акчалата арадашчылык өлкәсендә күзәтелә. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары хезмәткәрләре уртача 516,6 мең сум, ә акчалата арадашчылык тармагында эшләүчеләр 515,3 мең сум хезмәт хакы алган.

Бер ел элек, 2024 елның декабрендә, 500 мең сумлык бусаганы дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында эшләүчеләр генә уза алган.

Иң югары хезмәт хаклары булган тармаклар бишлегенә шулай ук нефть һәм газ чыгару (450 мең сум), мәгълүмат йөртүчеләр — кассеталар һәм дисклар җитештерү (405 мең сум), шулай ук финанс өлкәсендә ярдәмче эшчәнлек (388,8 мең сум) керә.

Алтынчы урында — тавыш яздыру һәм музыка бастыру тармагында эшләүчеләр (367,5 мең сум). Җиденче урында пассажир һава ташулары өлкәсендә эшләүчеләр (367,5 мең сум), ә сигезенче урында иҗтимагый һәм гуманитар фәннәр өлкәсендәге галимнәр (364,9 мең сум) урнашкан.

Унлыкны халыкара оешмалар хезмәткәрләре йомгаклый — алар 2025 елның соңгы аенда уртача 333,7 мең сум хезмәт хакы алган. Шулай ук конференцияләр һәм күргәзмәләр оештыру өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 331,8 мең сум тәшкил иткән.

Белгечләр искәрткәнчә, оешмалар хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы салымнар тотып калынганчы исәпләнә һәм премияләр белән бонусларны да үз эченә ала. Ул барлык хезмәткәрләрнең керемнәрен, шул исәптән югары хезмәт хакларын да исәпкә алып формалаша.

Гомумән алганда, россиялеләрнең уртача хезмәт хакы 2025 ел ахырында 139,7 мең сум тәшкил иткән. Бер ел элек бу күрсәткеч 128,7 мең сум булган.

Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.