13 февральдә Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән катлаулы һава торышы шартлары начараю көтелә.
ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә: иртәгә һава торышы бозылачак.
Җил тизлеге 17–22 м/с җитәчәк (Казанда 20 м/с кадәр), күз күреме 1-2 км, вакыты белән 1 км булуы ихтимал.
Көчле һәм юеш кар явачак. Юлларда бозлавык һәм кар боткасы барлыкка киләчәк.
Һава температурасы: төнлә: -13…-18°, көнчыгышта -21°ка кадәр. Көндез: -4…-9°, көнчыгыш районнарда -14°ка кадәр.
Сак булыгыз!
Җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә игътибарлы булырга кирәк. Юлларда тайгак булуы ихтимал.
Үзегезне саклагыз һәм һава торышын исәпкә алып киенегез!