Татарстанда хоккейчы балалар утырган автобуска бәрелгән машина йөртүчесе йоклап киткән

Татарстанда хоккейчы балалар утырган автобуска бәрелгән җиңел машина йөртүчесе руль артында йоклап киткән.

Татарстанның Лаеш районында хоккейчы балаларны йөртүче автобусның юл читенә төшүенә китергән юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен республиканың Дәүләт автоинспекциясе атады. Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, каршы як полосага чыгып, автобус белән бәрелешкән Ford Focus җиңел машинасының 24 яшьлек йөртүчесе руль артында йоклап киткән.

Ford Transit микроавтобусында 12 бала булган, аларның дүртесен хастаханәгә озатканнар.