Көтмәгәндә генә кемнәндер акча килеп төшсә, аны тотарга, картадан алырга яки күчерергә ярамый. Сенатор Артём Шейкин «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
«Банк кушымтасында таныш булмаган кешедән акча килүен күрүгә, шундук үз банкыңа мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны банк фәкать үзе кире кайтарырга тиеш», – дигән Шейкин.
Сенатор әйтүенчә, акча күчергән кеше сезнең белән элемтәгә кереп, аны ашыгыч төстә кире кайтаруыгызны (шул исәптән башка картага яки яңа реквизитлар буенча) сорарга мөмкин. Мондый очракта сезне урланган акчаны алу өчен файдаланулары бар.
Шейкин шулай ук, акча күчерүче элемтәгә кермәсә дә, гамәлләр тәртибенең үзгәрешсез калуын: күчерелгән акчаны берни эшләтмичә, банкка хәбәр итәргә кирәклеген билгеләп үткән. Әгәр дә күчерүченең үтенече буенча акча инде күчерелсә яки «тере» акчага әйләндерелсә, язышуны, телефон номерларын һәм финанс операцияләре турында мәгълүматларны саклап, банк һәм полициягә кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип кисәткән сенатор.