11–20 июль аралыгында Татарстанда уртача һава температурасы климатик нормадан якынча 2 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, әлеге чорда республика буенча уртача температура климатик нормадан түбән булачак. Татарстан өчен бу күрсәткеч +20,2 градус, ә Казан өчен +21 градус тәшкил итә.
12 июль көндез һәм кич республикада, шул исәптән Казанда, көчле яңгырлар, яшен, җилнең секундына 16–21 метрга кадәр көчәюе һәм урыны белән боз явуы көтелә.