30 яшьлек батып үлгән ир-атның гәүдәсен Казансуда Чистай урамындагы 20 Б номерлы йорттан ерак түгел – «Казан» гаилә үзәге тирәсендә тапканнар.
Бу хакта "Татар-информ" га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр иткәннәр.
Ашыгыч хезмәтләргә хәбәр шаһитлардан бүген иртә таңнан килгән. «ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару хезмәтенең 2 нче ЗПСО коткаручылары ярдан 40 метр ераклыкта 30 яшьлек ир-атның гәүдәсен тапканнар", — дип сөйләгәннәр ведомствода.