«Казан утлары» журналының яңа баш мөхәррире булып килгән язучы, журналист Алмаз Гыймадиев «Интертат»ка беренче интервьюсын бирде.
Алмаз, «Казан утлары»на килгәч кабинетта эшне нәрсәдән башладың? Физик гамәлләр турында сүз бара: нәрсәне чыгарып аттың, нәрсәне кертеп куйдың?
Мин «Казан утлары»на бик яшьли (25 яшьтән) килеп кергән һәм берөзлексез 17 ел эшләп киткән кеше буларак, нәрсәләр үзгәргәнен бик җентекләп карап чыктым – 10 ел аерылып торган идём бит инде. Без эшләгәндә кәгазь журнал белән мәш килдек, интернет, сайтларның керә генә башлаган вакыты иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә «Казан утлары» редакциясе журнал белән генә чикләнмичә, масштаблыга әйләнгән: берничә социаль челтәр, сайт, кесә китаплары, грантлар белән эшләү – болар ниндидер башка бер дөнья. Мин эшемне шуның белән танышудан башладым һәм миңа шуларга ияләшергә, шуларга яраклашырга туры килде. Ә чыгарып ташлауга килгәндә, бернәрсәне чыгарып ташламадым. Монда чыгарып ташларлык әллә нәрсә юк, чөнки мин югында «Казан утлары» дүрт тапкыр күченгән – ташлыйсы әйберләрне ташлап бетергәннәрдер. Гадәттә күченгән вакытта ташлана инде андый әйберләр, бик кирәген генә аласың.
Беренче эшләгән эшем шул булды: «Казан утлары»ның төпләмәләре «Татмедиа» китапханәсендә иде, күчеш вакытларында ни өчендер шунда туплаганнар – аларны монда ташыдым. Хәзер мин җаваплы сәркатип булып эшләгән чорныкылар бер киштәдә, Мөхәммәт Мирза чоры – икенче киштәдә, Рөстәм Галиуллинныкылар – өченче киштәдә. Монда тагын бераз урын калдырдым...
Җиде төпләмәлек урын күренә, димәк, җиде еллык планың бар дигән сүзме?
Алай ук түгел. Чөнки бер елга берничә төпләмә ясала.
Син киткән 10 ел эчендә журнал нык үзгәргәнме?
Башкалар белән чагыштырганда «Казан утлары» иң үзгәрмәгән журналдыр. Мәсәлән, яшьләр, балалар, үсмерләр журналлары соңгы елларда зур трансформация кичерде. Ә «Казан утлары»ның хәтта логотибы да үзгәрмәде. Моңа язучы абзыйларыбызның да йогынтысы бардыр дип уйлыйм. Кремль сәгатенә тиелмәгән кебек, «Казан утлары» да классик булып калырга тиештер. Бөек аксакалларыбыздан бу фикерне еш ишетәм...
Килешәсеңме?
Килешәм. Әдәбият ул бик саллы өлкә һәм аның белән тәҗрибә ясарга кирәк түгелдер. Тәҗрибә булса да – чама белән генә. Ә үзгәрешләргә килгәндә, хәзер QR-кодлар аша керү модасы бар бит инде, бездә дә QR-код белән керә торган «Газиз тавышлар» рубрикасын Нәсим Акмал алып бара – мәкалә яза да, QR-код куя, шуның аша кешенең тавышын ишетәсең. Тагын бер үзгәреш – районнардагы әдәби берләшмәләр белән эшлибез. Хезмәткәрләребез ай саен районнарга чыгып, шунда яшәүчеләрнең иҗат җимешләрен алып кайта да, эшкәртеп, журналда чыгарабыз...
Фикереңне өзеп сорап алыйм әле: әдәби берләшмәләрдән кайткан әсәрләр арасында энҗеләр табыламы, әллә ул иҗат җимешләре журналда чыкканда автор үзе дә танымаслык хәлгә җиткерелеп эшкәртеләме?
Бар профессиональ әдәбият, бар үзешчән әдәбият – һәрберсенең үз урыны. Кайбер язучылардан: «Әдәби берләшмәләрнең иҗатын бирү «Казан утлары»ның дәрәҗәсен төшерә», – дигән сүзләр дә ишетергә туры килде. Ләкин бу алай түгел, алар безнең киләчәктәге язучыларыбыз…
Яшьләрмени?
Өлкән яшьтә яза башлап та, шактый әйбәт язучы булып китүчеләр бар. Без аларны онытып бетермәскә тиеш, алар арасыннан да энҗе бөртекләре чыгар, аларның әсәрләре пүчтәк дип әйтә алмыйбыз.
Төп темага әйләнеп кайтсак, «Казан утлары» проза, поэзия һәм әдәби тәнкыйтьтән тора – төп шул өч жанр. Аларга публицистика, тарих, сәнгать, хәтер һ.б. рубрикалар өстәлә. «Казан утлары»ның төп миссиясе тәҗрибә ясау түгел дип уйлыйм. Башкаларга килешә ул тегеләй эшләп карау, болай эшләп карау, креатив чаралар... Ә без әдәбиятның энҗе бөртекләрен җыйнап, эшкәртеп, халыкка таратырга тиеш. Төп бурыч шул.
Бер кызыклы күзәтү: элек яза торган һәм язмый торган кешеләр бар иде, матуррак итеп әйтсәк, язучылар һәм укучылар бар иде. Хәзер язучылар һәм укучылар арасында зур бер катлам барлыкка килде – алар язалар, ләкин күбесенең нәрсә язганын аңлап булмый, нәрсәгә бу эшкә тотынганнарын да белеп булмый. Гаджетлар чыгу мондый эш белән шөгыльләнүчеләрне шулкадәр күбәйтте. Хәзер бер кызык формат барлыкка килде – сөйләп чыгуны хикәя дип тәкъдим итәләр. Анда язмышлар сөйләнә, дөрес, аны яратып укыйлар. Уйлап карасаң, бөтен кешенең – синең дә, минем дә язмышым бар – барыбызның язмышы буенча да андый «хикәя» язып була. Ләкин бит чын хикәянең сюжеты, тәрбияви өлеше, мәгънәсе булырга тиеш. Менә шундый язмышларны язуны хикәя дип атаучы зур катлам барлыкка килде һәм алар безгә... авырлык тудыра, димим инде, мәшәкать арттырды. «Казан утлары»на язмалар бик күп килә. Мин эшләгән заманнарга караганда язмалар 2-3 тапкыр күбрәк килә хәзер.
Монда сүз рәсми танылган, ягъни Язучылар берлегенә кабул ителгән әгъза-язучылар турында бармый бит инде?
Алар да бар. Аларның да бер өлеше шул катламга керә. Нәтиҗәдә безгә эш артты – ул эш аларның текстын төзәтеп утыру гына түгел, аларның барысын да укып, сайлап алырга кирәк. Әле бит зәвык дигән әйбер бар – төрле кешегә төрлесе ошый. Үзебезнең арада да еш кына бәхәсләр туа.
Аяк белән кереп йөреп тә аптыраталармы? Гәрчә язучының һәм укучының кереп йөрүен аптырату дип санарга ярамаса да.
Анысы да бар. Элек җайлы иде. Әйтик, Аяз Гыйләҗев килә һәм син аның әйбәт әйбер китергәнен беләсең. Миңа бит заманында алар белән эшләп калырга туры килде. Туфан Миңнуллин килә, мәсәлән – аның язганы ничек инде начар булсын?! Классиклар алар классик инде. Хәзер таныш булмаган фамилияле кеше килә – язганы кайвакыт әйбәт тә булып куя.
Синнән алда баш мөхәррир булган Рөстәм Галиуллинның (хәзер Татарстан китап нәшриятының генераль директоры. Авт) «Казан утлары»ның төп цензоры мин үзем» дигән сүзен хәтерлим. Төп цензор һәм соңгы сүзне әйтүче син үзеңме, әллә киңәшәсеңме?
Киңәшләшәм, бернәрсәне дә үзбелдеклелегем белән эшләмим.
Фикер төрлелеге булганда?
Үзара кычкырышып яткан юк, әлегә җайлы гына бара. Соңгы сүзне барыбер мин әйтергә тиеш инде, баш мөхәррир булгач.
«Казан утлары» татар әдәбиятының көзгесе була аламы? Әдәбияты нинди – журналы шундыймы, әллә журнал әдәбиятның үзеннән дә яхшырак булырга тиешме?
Әдәбиятта камил әсәрләр җитешми икән, булмаганны журнал редакциясе генә булдыра алмый. Заказ биреп кенә идеаль әдәбият тудыра алмыйбыз. Нәрсә бар – шуның белән эшлибез.
Шулай дөресме? Ясалма яхшырту кирәкмиме?
Миңа калса, кирәк түгел. Журналга карап заманга бәя бирерлек булсын. Хәзер шундый журнал икән, димәк, шундый заманда яшибез.
«Казан утлары»нда быел чыккан һәм чыгачак әсәрләр сиңа ошыймы?
Бар ошаганы, бар ошап җитмәгәне...
Язучы Алмаз Гыймадиевның әсәрләре журналда чыгачакмы?
Киләчәктә чыгар.
Монда килгәннән бирле ничә бит яздың?
Дөресен әйтим, биредә эшли башлауның беренче айларында язарга бөтенләй вакыт калмый иде, хәзер инде бераз җайга салынды, быел төрле әдәби конкурсларда катнашырга җыенам.
Ярар, эшеңә кайтыйк. Журналны яхшы әсәр белән тутыру бер проблема булса, тарату – икенче проблема. Укучыны табу, аңа укыту...
Марат Готович та (Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов. авт) моның иң авыр мәсьәлә булуын белә. Дәүләт Советында журналистлар белән очрашуда бу хакта сүз булган иде: «Мин әле моның чишелешен күрмим», – диде...
«Ул да күрмәгәнне мин ничек күрим», дип җаваптан котылырга җыенмыйсыңдыр.
Беләсеңме, әгәр журнал таратуны үз агымына гына куйсаң, аның тиражы бик тиз кимергә мөмкин. Монда бөтен булган каналларны, бөтен булган танышларны, бөтен булган тәҗрибәне эшкә җигәргә кирәк...
Теге заманнарда журналистлардан район башлыкларының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарларына шалтыратып подписка сораттыралар иде.
Андый нәрсәләр күптән юк инде. Мин эшкә килер алдыннан булган әңгәмәдә үк: «Журналның ясалма тиражы булмавын теләр идем», – дидем. «Тиражы аз булса булсын, ләкин укый торган кешеләргә генә килсен», – дигән идём. Җитәкчелек минем белән килешеп бетмәде, әлбәттә. Равил абыйның яраткан сүзе бар: «Әдәбиятны шприц белән кертергә кирәк», – ди ул.
Кайчандыр баш мөхәррирең булган Равил Фәйзуллин турында сүз бара дип аңлыйм. Фәйзуллин мәктәбен узган кеше буларак, киңәшләрен хәзер дә тотып эшлисең бугай.
Әйе. Аңа бик зур рәхмәт. Ярдәмен бик тоям. Уртак эшебез дия алам – без «Пушкин картасы» белән эшли башладык. Бу «Татмедиа»да яңалык дип уйлыйм.
Яңалык. Баш мөхәррирләрнең берсенең дә эшләп караганы булмады дип беләм.
Аның схемасы бик гади. Мәдәният-сәнгать учреждениеләре аның белән эшли икән, нишләп «Татмедиа» эшләмәскә тиеш?! Югыйсә, без дә мәдәният-сәнгатькә кагылышлы оешма. Без аны Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары аша башкарып чыга алдык – Ирада Әюпова «Пушкин карта»сы проектына керергә мөмкинлек бирде, Илсур Һадиуллин мәктәпкә юл ачты...
Ә Фәйзуллин? Аннан башлаган идең.
Ул министрларга юл ачты. Әлегә Арчада һәм Балтачта «Пушкин картасы»на ике зур кичә ясадык. Балаларга бүләк итеп китаплар тараттык. Тагын дәвам итәчәкбез...
Күпме акча эшләдегез?
Саннарын әйтү дөрес булмас...
Гафу, аның күпме өлеше сезнең редакция счётына керә алды?
Анысы башка мәсьәлә. Ләкин, минемчә, башлау өчен начар түгел. Ике кичә белән генә мактанып утыру дөрес түгелдер. Ләкин эшләячәкбез.
Эшләргә кешең булса... Редакцияләр зур түгел бит хәзер.
Элекке вакытлардагы кебек 24 кешелек редакция түгел инде. Элек 15ләп редактор иде, корректорлар гына да икәү иде. Хәзер барлык иҗади состав 5 кеше – барысын да бергә хәл итәбез.
Бая сөйләшкән әдәби берләшмәләргә дә шул кешеләр йөри бит инде.
Әдәби берләшмәләргә йөрергә Марат Готович җитәкләгән комиссия бик булыша. Районнарга хезмәткәрләребез Рафис Корбан, Вакыйф Нуриев, редакциябезнең якын дусты Алмаз Хәмзин – өчәүләшеп чыгып китәләр, мастер-класслар ясыйлар, әсәрләрне укыйлар, өйрәтәләр, җыеп алып кайталар. Журналда бастырып чыгаргач презентациягә дә баралар.
Комиссия дигәннән, әдәби конкурс игълан иткәнсез икән – комиссия ярдәмедер?
Әйе. «Батырлыкта матурлык» конкурсының темасын киң итеп карыйбыз – кеше яу кырында гына түгел, теләсә кайда батырлык күрсәтә ала: эштә, тормыш-көнкүрештә... Конкурска киләсе елның мартында нәтиҗә ясалачак.
Баш мөхәррир булгач та, Марат Готовичка кердең дип беләм. Нинди проектлар белән кергән идең?
Берничә проект белән. Икесе кабул ителде. Акчаны бик күп проектка сорап була. Хәтерлисеңме, элек әйткәнең бар иде: «Прәннек турында газета чыгарырга кушсалар, аны да чыгара алабыз», – дип.
Көн саен яңа газета туа торган заманнар иде шул, укыла да иде...
«Казан утлары» архивы цифрлаштырыла башлаган да эшләнеп бетмәгән – аңа да смета алып барган идём.
Рөстәм Галиуллин молодец – әйбәт эш башлады, архивның цифрлы варианты бик уңайлы. Башка баш мөхәррирләр аны башлый да алмады. Тагын нәрсә сораган идең?
Язучыларның гонорарларын да арттырып булмасмы дип уйлаган идём, әмма анысы бездән генә тормый шул. 15-20 еллар элек роман язып, тотылган бер машина алып була иде. Хәзер бер роман язган акча телевизор алырга да җитми.
Күпме була инде ул роман гонорары?
Бик аз. 10-15 мең. Гонорар кимүнең сәбәбе: тиражлар төшә, «Казан утлары»н даими укыган өлкән буын бакыйлыкка күчеп бара, яшьләр өчен ул формат туры да килеп бетми. Тираж аз булгач, почтадан килгән акча да кими. Чыгымнар арта, чыгымнар арткач, безгә бирелә торган гонорар өлеше дә кими. Тиражың 30-40 мең булса, артыр иде. Заманында Равил абый Фәйзуллин «Казан утлары» гонорары өчен өстәмә акча сорап, бөек язучылардан 50 кешегә кул куйдырып җитәкчелеккә хатлар да язып караган иде.
Гафу, темадан читкә китеп бер реплика: хәзер андый хатка ихтыяҗ туса, бөек 50 язучыны таба алыр идеңме икән?
Юктыр... Беләсеңме, хәзер кайбер язучылар: «Безгә гонорары да кирәк түгел, «Казан утлары»нда басылуы мөһим», – диләр. Сүз уңаеннан, тагын бер проблеманы әйтим әле – моны язып чыгуыңны телим. Хәзер әсәрләр бик хаталы килә башлады – коточкыч грамотасызлык китте.
Бу нинди хаталар турында сүз бара?
Орфографик, грамматик хаталар да, рустан алынган калька сүзләрне еш куллану да – бөтенесе дә бар. Хәзер язучыларда шундый караш яши: «Сез – редакторлар, төзәтерсез әле», – диләр.
Кит әле...
Әйе, шундый караш бар. Бөтен язучыда да түгел, кайберләрендә дип әйтик. Шактыенда... Мин бу мәсьәләдә язучыларга мөрәҗәгать итәр идём. Безнең хәзер элеккеге ресурслар юк – редакциядә нибары 3-4 редактор. Шуңа күрә «Казан утлары»на китерер алдыннан язганнарын һичьюгы бер мәртәбә укып чыксыннар иде.
Шул хаталы әсәрнең эчтәлеге аңа вакыт әрәм итәргә лаеклымы?
Бөтен хикмәт тә шунда шул – эчтәлеге дә булмаса, кире генә борыр идек. Эчтәлеге әйбәт булуы аркасында чиләнеп азапланырга туры килә. Чөнки журналның да дәрәҗәсен күтәрәсе килә бит. Иң аянычы – хаталы әсәр китерүчеләр башлап язучылар гына түгел, 30-40 ел басылган мөхтәрәм язучыларыбыз арасында да шактый андыйлар.
Үзләренә әйтәсезме соң?
Әйтеп караган бар. Файдасы юк әлегә.
Алмаз, бу яңа заман әдәбияты бәласымы? Син теге заманда «Казан утлары»нда эшләгәндә ул бәла юк идеме?
Яңа заманның бәласы – күп язуда һәм ашык-пошык язуда. Хәзер күпләр сан артыннан куа. Элек язучылар бер романны бишәр ел буе язалар иде. Машинкада бер басылганны штрих белән төзәтеп, кат-кат бастыралар иде. Хәзер компьютерда басалар да, илтеп ыргыталар. Компьютер да моның сәбәпчеседер. Кемгәдер акча түләп бастырасы юк бит.
Ә ни өчен хәзер исемләп сөйләшмибез? Шулай берсен «кыйнасак», башкаларга сабак булыр иде.
Исемләп сөйләшмик инде әлегә.
Син начар булудан куркасыңмы?
Бәлки...
Берәр елдан күкрәкләрне киерә, тешләреңне күрсәтә башларга мөмкинсеңме?
Бәлки...
Рөстәм Галиуллин «кесә китаплары» чыгаруны башлап җибәргән иде. Ул эш дәвам итә икән...
Әйе, ул проектны Шамил Садыйков та («Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры. Авт) бик күтәреп алган иде. Уңайлы гына китаплар, бәясе дә кыйммәт түгел. Миңа бу эшне дәвам итәргә куштылар. Беренчесе чыкты – Рәҗәп Бәдретдиновның китабы. Икенчесе Фәгыйлә Шакированыкы әзерләнә. Нишләп нәкъ менә аларныкы дип сорасаң, үзбелдеклелегем белән сайланган авторлар түгел. Уртага салып, киңәшеп эшләнгән эш. Минемчә, әсәрләргә бәя бирүчеләр бүген ике төркемгә бүленә: бер якта – классик әдәбият юнәлешен алга сөрүчеләр, икенче якта – халык өчен үтемлерәк, тормыш-көнкүреш сурәтләнгән җиңелрәк әсәрләргә өстенлек бирүчеләр. Мин икесе ягында да, чөнки «сары матбугат»ның да ни икәнен беләм, «Казан утлары» мәктәбен узгач, академик басманың ни икәнлеген дә аңлыйм. Шуңа алтын урталыкны тотарга тырышам. Озын тарихи романнар, тәнкыйть мәкаләләре дә кирәк, мәхәббәт, төрле язмышлар турындагы кечкенә хикәяләрнең дә үз урыны.
Шулай итеп, бу яңа китап авторлары нәрсә язган инде?
Рәҗәпнеке СВО темасына язылган – бу ил башына килгән бәла. Рәҗәпнең якын туганы шунда һәлак булган – ул әлеге повестьне йөрәге аша үткәреп язган. Фәгыйләнеке – тормыш-көнкүреш, мәхәббәт, җен-пәриләр турында. Миңа калса, китапларның икесе дә әйбәт сатылыр дип уйлыйм.
Ә сайлау мөмкинлеге бары тик синнән генә торса, үз теләгең белән кемнекен чыгарыр идең?
«Эх шуныкын чыгарыр идём, кырып-себереп алып бетерерләр иде», – дигән кешем юк әлегә.
Рөстәм Галиуллин вакытында чыккан китаплар сатылып беткәнме яки бетәр кебекме? Кемнеке сатылмый азаплый?
Мин килгәндә складта 10 меңләп китап бар иде, чиреге сатылды. Хатын-кыз романнары яхшы китә...
Фәгыйлә белеп яза, димәк.
Әйе, аныкы да сатылыр дип уйлыйм...
Ул складта яткан китап язучының исеменнән дә торадыр – кемдер сатыла, кемдер ята.
Беләсеңме, бер категория язучылар була. Алар килеп керәләр дә: «Бик шәп әйбер яздым», – диләр. Ничек кеше үзенә үзе бәя бирә ала икән ул?! Минемчә, кеше үзенә үзе бәя бирергә тиеш түгел. Авторның үз әсәрен мактавы башыма сыймый. Миңа бу диагноз булып тоела диимме икән, тәрбиясезлек кенәме... Кайбер шундый журналистлар бар иде: «Шундый шәп әйбер яздым – егыла-егыла укыячаксың», – дияләр иде. Әсәреңә башкалар бәя бирсен ул...
Алар бигүк дөрес формалаштырмыйлар җөмләләрен. Мин дә мактанам кайчакта: «Шундый шәп фикер әйтте бу кеше», – дим. Язучылар темасын дәвам итеп, аксакалларыбызның дәвамчылары булган яшь язучылар буыны журналны ни дәрәҗәдә тотып тора ала? Мин Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшиннар буынын күздә тотам...
Алар яшь түгел инде.
Яшьрәге булмаганда яшь булып калалар инде.
Мин монда эшли башлагач бер нәрсәне аңладым – безнең буын юк дәрәҗәсендә икән ул. 90нчы еллар буыны. Бер якка таба карасак – 15 еллап ераклыкта Рүзәл Мөхәммәтшиннар буыны, икенче якка карасак – тагын шундый ук ераклыкта Ркаил Зәйдуллалар буыны. Тагын да ерагракта – аксакаллар буыны... Бу буыннар арасында аңлашылмаучанлыклар булуы да табигый – ара бик ерак чөнки. Без бит синең белән боларны тоташтырып торучы чылбыр буыны да икән әле. Башыма шундый гениаль фикер килде.
Ул гениаль фикерне миңа Рүзәл дә әйтте.
Без бит тегеләрен дә, боларын да аңлыйбыз. Ә алар бер-берсен авыр аңлый, тегеләре сөйләгәннәргә болары аптырый, болары сөйләгәннәр тегеләргә гаҗәеп булып тоела. Әле ул ике буын бер-берсенә: «Белмим бу кешене», – дип тә карый. Сүз монда әдәбият турында гына бармый, сәнгатьтә дә шул ук хәл.
Яшьләргә килгәндә, мин аларны бик хөрмәт итәм. Алар белән татар әдәбиятының киләчәге бар. Бездән аермалы буларак, алар арасында бик күп эшләүчеләре дә бар. Бер генә үтенеч – шигырьләрен бик катлаулы язмасыннар иде. Ә бәлки шулай кирәктер дә... Бәлки ул шундый яңа форматтыр... Без бит Илдар Юзеевлар шигъриятендә үскән буын, Роберт абый шигъриятендә...
Зөлфәт абыйныкы кебек катлаулырагы да бар иде инде ул заманда да...
Зөлфәт абый да катлаулы язмый иде чагыштырмача. Хәзергеләр белән чагыштырганда алар бик гади булган. Дөрес, хәзер дә җыр авторлары бар – алар җиңел яза, күңелгә аларныкы якын. Шагыйрьләр халыкка якынрак булсын иде – теләгем шул гына.
Ләйлә Дәүләтова шигырьләрен күргәнем юк журналыгызда.
Әйе шул, элек мин эшләгәндә дә чыкканы булмады, хәзер дә юк...
Фәнил Гыйләҗев та йөри: «Йолдыз Миңнуллина шигырьләрен китерми», – дип. Аяк белән барасыз да, аласыз инде: Ләйләдән дә, Йолдыздан да. Тагын бардыр андыйлар – үзләре китермәүчеләр.
Уйлашырбыз...
Журналга чират зурмы?
Чират бар. Без инде ел азагына кадәр прозаны билгеләп куйдык.
Могҗиза булып, мин гениаль повесть китерсәм дә урыныгыз юк инде алайса?
Андый гениаль әсәр булса, чиратсыз керә. Декабрьгә кадәр планлаштырып куйган ул әсәрләр бөтенесе шедевр дигән сүз түгел. Килмәгән әйберне көтеп ятмыйча, булганнарын планлаштырып куябыз.
«Аягы белән килгән» әйбернең ничә проценты синең критерийлар буенча басылып чыгарга яраклы?
30-40.
Укып чыгасыңмы шуларны?
Укыйм. Ясалма фәһемне дә эшкә җигәбез – ул да укый.
Бик булыша алайса яңа технологияләр?
Мин ясалма фәһемнең файдасын күрәм. Әлегә аның ике төрле ярдәме бар: беренчедән, ул текстны үзгәртмичә хәреф хаталарын төзәтә белә, икенчедән, текстны «укып чыга». Тагын бер ярдәменә хыялланам – текстны аудио форматка да әйләндереп бирсә, килгән әсәргә бәя бирү өчен аны машинада барганда гына тыңлар идём. Күз бетереп, укып утырмыйча.
Ул ИИ хәзер хикәя дә язып бирә, менә ул «гадәте» сезгә баш авыртуына әверелмәсен әле. Әллә бу әйбәтме?
Мин ул әйбергә нык каршы. Мин аны иҗатны алыштырыр дип уйламыйм. Ясалма фәһем язган хикәяләрне укыганым бар, матбугатта да күп чыкты. Алар сизелә, әсәр пүчтәк булса, шул язган була. Ясалма фәһем әйбәт романнар яза алмас дип уйлыйм.
Романнар дигәннән, хәзер кыскалыкка барган заманда алар киләчәктә укылырмы икән? Чөнки поэмалар бик укылмый торган жанр кебек.
Минемчә, безнең халык беренче чиратта хикәя укыйдыр. Заманы да шундый – кыскалык заманы. Повесть белән роман – саллы, затлы жанр, аларның үз урыны: мәсәлән, ялда, юлда барганда укырга була... Әмма эш арасында кеше роман укып утырмыйдыр, тиз генә хикәя укырга, мәзәкләр карап алырга, сканворд чишәргә мөмкин. Җыеп кына әйтсәк, бөтенесенең киләчәге бар дип уйлыйм.
Поэманың да?
Әйе. Илдар Юзеевлар вакытындагы кебек шәп язылган, үзе җырлап тора торган поэмалар булса, Такташ поэмалары кебек булса... сюжеты булса...
Хәзергеләр зур шигырь...
Әйе, мин дә аларны шулай дип атар идём. Поэманы кеше кино караган кебек укырга тиеш – шулай күз алдына китерәм. Фатих Кәримнең поэмаларын искә төшер: «...тәрәзә янында госпиталь...»ләрне. Илдар Юзеевның «Сирень чәчәге» поэмасын хәтерлим, бик яратып укыдым.
«Казан утлары»на нәрсә җитми?
Эшлисе эш күп әле. Сәнгать ягын күтәреп җибәрәсем килә. Затлы классик артистларыбыз бар – алар белән интервьюлар эшләп булыр иде. Яшүсмерләр өчен заманында Рәфикъ Юнысов идеясе белән башланган «Ак җилкән» сәхифәсе бар иде – шуны тергезеп җибәрәсе килә. Глобаль үзгәртүләр була алмыйдыр, роман-повестьлар иске шаблонда бара инде.
Рәхмәт, шәп кенә интервью чыга – икебезне дә мактадым. Финалга бер шәп фикер әйт тә, йомгаклыйк.
«Казан утлары»ның башкалардан аермасы шунда: аның һәр саны үзе бер кызыклы китап кебек. Ул безнең иң саклана торган матбугат чарасыдыр.
«Казан утлары» – калын, затлы, зыялы журнал. Ул – рухи хәзинәбез, әдәби энциклопедиябез. Ул – мең еллык әдәбиятыбыз көзгесе. Ул – әдәби процесс, иҗтимагый тормышыбыз тарихы да. Әдәбиятыбыз яшәсен, «Казан утлары»н укыгыз!
