«Татарча җырлатуларына ирештек»: Фирдүс Тямаев Малахов тапшыруында катнашкан

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Россия 1» каналында Андрей Малаховның «Песни от всей души» тапшыруында катнашкан. Артист бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләгән. Тапшыруның эфирга кайчан чыгасы мәгълүм түгел әле.

– Бераз дулкынланам, әлбәттә, чөнки, иң көчле программага килдем. Иң мөһиме – Казаннан чәкчәк алып килдек. Бүген Малаховның «Песни от всей души» программасында катнашабыз. Дулкынланам, чөнки сөйли белмим. Зинһар, миңа теләктәшлек күрсәтегез, көлмәгез, – дип сөйләп үткән Тямаев.

Аның әйтүенчә, тапшыруны 6 сәгать чамасы төшергәннәр. Шуннан соң артист үзенең командасы белән киредән Казанга кайтып киткән.

– Үз җырларыбызны җырлатуларына ирештек. Рус һәм татар телләрендә “Сандугач”ны, «Алдама»ның бер куплетын җырладык. Әле тагын баянга «Тала-тала»ны җырламакчы идек, әмма вакыт җитмәде. Аның каравы, «Калинка» яңгырады. Барысы да бик матур узды, бүләкләр тапшырдык. Барыгызга да рәхмәт, – дип, билгеләп үткән Тямаев.