Казанда 15 апрельдән балалар сәнгать мәктәпләренә укырга гаризалар кабул ителә башлый. Бүген «эшлекле дүшәмбе» дә Мәдәният идарәсе башлыгының беренче урынбасары Екатерина Әхмәтшина укырга керү кагыйдәләре һәм һөнәри белем бирүнең өстенлекләре турында сөйләде.
Бүген Казанда 25 сәнгать мәктәбе эшли, аларга 11 мең бала йөри. Соңгы биш елда аларны капиталь ремонтлауга һәм җиһазлауга төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 500 млн сумга якын акча тотылган. Мәдәният учреждениеләре музыка кораллары һәм кирәкле җиһазлар белән тулыландырылган. Екатерина Әхмәтшина сүзләренчә, сәнгать мәктәпләрендә укыту шәхси түгәрәкләрдән системалы якын килү белән аерыла.
– Бу тулы канлы белем бирү учреждениеләре, анда балалар академик программа уза, зачетлар һәм имтиханнар тапшыра, ә курс тәмамлангач, дәүләт үрнәгендәге таныклык ала. Укытучылар составы иҗади белемле белгечләрдән төзелә. Сәнгать мәктәпләрендә төп программалар буенча белем бирү түләүсез кала, әмма ихтыяҗ зур булу сәбәпле, конкурс системасы гамәлдә. Белгечлеккә һәм мәктәпкә карап, бер урынга икедән сигезгә кадәр кеше дәгъва кыла, – диде Әхмәтшина. Укуның дәвамлылыгы сайланган белгечлеккә бәйле, шул ук вакытта укучы 18 яшь җиткәнче таныклык алырга тиеш. Гаризаны «Минем Казан» порталында яисә мәгариф учреждениеләренең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында бирергә мөмкин.
– Казан үзенең мәдәни традицияләре белән горурлана. Безнең төп бурычыбыз – бу мирасны яшь талантларга ярдәм итү аша саклап калу гына түгел, арттыру да. Без иҗат өчен куәтле инфраструктура булдырдык, матди-техник тәэмин итүне һәм җиһазларны яңартабыз. Һәм бүген Мәдәният идарәсе системасында гына да 25 мәгариф учреждениесе эшли. Аларда 11 мең бала үз сәләтләрен ача. Һәм, һичшиксез, ата-аналарга шуны истә тотарга кирәк: әгәр баланың иҗатка омтылышы, сәхнәдә чыгыш ясау теләге бар икән, моны хупларга кирәк, – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.