Теләчегә иң көчле балалар җыйналды

Теләчегә иң көчле балалар җыйналды

Хәзерге минутларда “Батыр” спорт комплексында 2015 — 2016, 2013 — 2014 һәм 2010 — 2012 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында шәхси эшмәкәр Хәким Каниф улы Хадиуллин призына кул көрәше (армрестлинг) ачык Теләче муниципаль районы Беренчелеге ярышлары бара.

Анда районыбызның яшь кул көрәше осталары белән бергә Арча, Кукмара, Балтач, Мөслим һәм Теләче районнарыннан, Чаллы, Чистай һәм Казан шәһәренннән килгән спортчылар да көч сынаша. Ярышларның баш хөкемдары, Айрат Кыямов билгеләп үткәнчә, ярышка килүче районнар һәм шәһәрләр - балалар арасында кул көрәше буенча иң көчле шөгыльләнүче районнар. Әлеге район, шәһәрләрдә кул көрәше белән теләп, яратып һәм җитди рәвештә шөгыльләнәләр.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин катнашты һәм яшь спортчыларга үзенең изге теләкләрен җиткереп, имин бәйгеләр теләде. Чыгышы азагында ярышларның сәбәпчесе һәм иганәчесе белән Хәким Каниф улы Хадиуллинны туган көне белән котлап, районыбызда, бигрәк тә үсеп килүче яшь буын арасында кул көрәше спортын үстерүдә һәм аны популярлаштыруда керткән өлеше өчен Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләген тапшырды.