Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң Тинчурин театрында бер ел эшләп, аннары Мәскәүнең МХАТ мәктәп-студиясенә укырга кергән Фәрхәд Мөхәммәтҗанов быел укуын тәмамлап кабат Тинчурин театрына кайтачак. Бу хәбәр Тинчурин театры яңалыкларында чагылып узды.
Фәрхәднең кабат Казанга кайтуы бик яхшы. Чөнки Тинчурин театрында әле Мәскәүгә киткәнче үк үзенә игътибарны җәлеп иткән, быел онлайн-кинотетарда чыккан «Обнальщик» криминаль драмасында төп рольләрнең берсендә төшеп танылган егет татар театрына да бик кирәк.
Әмма монда икенче сорау туа: Энҗе нишли? Фәрхәд Мөхәммәтҗанов укуы барышында Әлмәт театры артисты Энҗе Сәйфетдиновага өйләнде һәм хәзер яшь гаилә Мәскәү белән Әлмәт арасында яши. Фәрхәд Казанга кайтса, Энҗе дә Әлмәт театрыннан Казанга китәчәкме?
Әлмәт театрының «Өзелгән көй» премьерасына пресс-тур вакытында очраттым Энҗене. Сораштым, әлбәттә.
«Безнең без кирәк булган урында эшлисебез килә. Фәрхәдкә Мәскәү театрларында, шул исәптән, МХАТта калу мөмкинлеге бар. Әмма анда танылырга вакыт кирәк. Аның үзен көткән җиргә кайтасы килә – Тинчурин театрында аны көтәләр, Казанга ул зур белемнәр туплап кайта. Фәрхәднең Айдар белән эшләп карыйсы килә иде – Айдар чакырды һәм ул ризалашты. Ә мин үземне Казан театрларында күрмим, минем Әлмәт театрында эшлисем килә. Театрым рөхсәт итсә, мин шулай ике арада йөрер идём. Репертуарда, балалар спектакльләрен дә кертеп, 25ләп ролем бар. Ничек театрны ташлап китим?!» – диде Энҗе.
«Зур хыялга барганда нәрсәдер килеп чыгып, булмый калмасын дигән курку була бит. Хәзер инде Фәрхәдкә диплом алырга 4 айлап вакыт калып бара. Ул 4 ай шундый озын кебек. Хәзер куркыныч кисәтүләре дә булып торгач, шул көтелгән көнгә килеп җитә алмабыз дип көннәр тетрәнү белән үтә. Гаилә тормышының тәмен дә белми калырбызмы дип куркабыз. Иң мөһиме – дөньялар тыныч булсын!» – диде ул.
- Фәрхәд Мөхәммәтҗанов тумышы белән Азнакай районыннан. Казан театр училищесында укаган (Тәслимә Фәйзуллина җыйган курс, үзе авырый башлагач ул курсын Раил Мөхетдиновка тапшырып калдыра) һәм диплом алгач 1 ел Тинчурин театрында эшләгән. Театрда Венгриядән чакырылган татар чыгышлы режиссёр Сәрдәр Тагировский куйган «Ядәч! Исемдә!» спектаклендәге төп роле белән танылды. МХАТ мәктәп-студиясендә Золотовицкий һәм Земцов курсында укый.
- Энҗе Сәйфетдинова – Әлмәт татар дәүләт театры актрисасы, театрның иң чибдәр һәм үткен актрисаларының берсе. Тумышы белән Алексеевски районының Олы Тигәнәле авылыннан. Казан театр училищесында Зөлфәт Закиров курсын, соңрак Санкт-Петербургта РГИСИда Валерий Фокин курсын тәмамлаган.
