Мәҗлескә аның хезмәттәшләре чакырылган иде.
Казанның “Мәрҗани” мәчетендә "Татар ядкарьләре" проекты җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова инициативасы белән "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире Радик Сабировны искә алу кичәсе узды.
“Радик Рәшит улы вафатына җиде көн. Радик Сабиров 2006-2011 елларда Казан университеты татфагы деканы урынбасары булып эшләгән иде. Мәҗлескә аның белән бергә эшләгән татфак мөгаллимнәре, дуслары, "Татар ядкарьләре" проекты буенча хезмәттәшләре чакырылган иде. Кылган догалар кабул булсын”, – дип язган журналист Рәмис латыйпов үзенең социаль челтәрдәге төркемендә.