Рөстәм Миңнеханов Александр Лукашенко белән кул кысышу мизгелләрен күрсәтте .
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән кул кысышу мизгелләре сурәтләнгән фотосурәтне урнаштырган.
“Беларуська баргач, Татарстанның зур дусты Александр Лукашенко белән очрашмый калып буламы! Кунакчыллыгыгыз өчен рәхмәт, Александр Григорьевич!” – дип язган Рәис үзенең каналында.