Май ае белән актив ял һәм сәяхәт сезоны башлана.
Әмма шул ук вакытта мошенниклар да «эшкә керешә». Белгечләр хәбәр итүенчә, хәзер аферистлар туристларны рейсларны гамәлдән чыгару турында ялган хәбәрләр белән алдый башлаган.
Схема болай эшли: очып китәргә бер атна кала кешегә шалтыраталар да, үзләрен «Турпомощь» хезмәткәрләре итеп таныштыралар. Аннары куркыныч хәбәр җиткерәләр: имеш, отельдә ротавирус таралган, сәяси хәл кискенләшкән яки рейс бөтенләй туктатылган.
Мошенниклар паника тудырып, «ярдәм» тәкъдим итә: янәсе, тур өчен акчаны кире кайтарырга мөмкин яки ашыгыч рәвештә башка рейска билет алырга кирәк. Әмма бу билетларның бәясе гадәттә тур хакының 50–100 процентына кадәр җитә.
Экспертлар мондый шалтыратуларга ышанмаска киңәш итә. Рейс статусы турында мәгълүматны бары тик авиакомпаниянең рәсми сайты яки кушымтасы аша гына тикшерергә кирәк. Әгәр «эвакуация» яки «ашыгыч күчерү» турында хәбәр итәләр икән — трубканы куеп, туроператорга үзегез шалтыратыгыз.
Белгечләр искәртә: мошенниклар еш кына кешенең куркуына һәм ашыгуына таяна. Шуңа күрә мондый очракларда тынычлык саклау һәм мәгълүматны рәсми чыганаклар аша тикшерү мөһим.