Сукбай этләр мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булып кала. Аларның хуҗасыз калуларының сәбәпләре шактый булса да, күпчелек очракта бу кешеләрнең җавапсызлыгы белән бәйле.
Үз-үзләренә калган этләр кешеләр өчен дә куркыныч тудыра. Аларга тап булган очракта, нишләргә соң? Шул сорау белән без район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Мостафинга мөрәҗәгать иттек.
– Дөрестән дә, сукбай этләр күпләп йөри башласа, кешеләр борчыла, үзләре һәм балалары сәламәтлеге, гомере өчен кайгыра. Аянычлы хәлләрне булдырмау йөзеннән, район Башкарма комитеты белән Бөгелмә шәһәренең «Спецгрупп» җәмгыяте арасында килешү төзелгән. Иң элек халык борчыган соравы белән үз авыл җирлеге яки Җәлил поселогы башкарма комитетларына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шуннан соң җаваплы хезмәткәрләр сукбай этләрне Бөгелмә озату мәсьәләсен хәл итәләр. Анда хайваннарны стерильләштерәләр, вакцинация ясыйлар. Агрессивлыгы кимесә, этне кире кайтаралар, юк икән – йоклаталар, – диде ул.
Хуҗасыз этләр күрсәгез, битараф калмагыз, үз җирлегегез администрацияләренә шалтыратыгыз. Бәлки, бу изге гамәлегез кемнеңдер гомерен саклап калырга ярдәм итәр.