2026 елда «Үлемсез полк» акциясе традицион һәм онлайн форматта узачак. Бу хакта Сергей Новиков хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, чаралар төбәк башлыклары карарына карап оештырылачак. Кайбер урыннарда – гадәти, урам йөреше форматында, куркынычсызлык сәбәпле – онлайн форматта да узарга мөмкин.
«Безнең уртак бурыч – Җиңү көнен лаеклы итеп уздыру. Кирәк булган урыннарда хәтерне онлайн форматта саклау өчен барысын да эшләячәкбез», – дип белдерде ул.
Үлемсез полк акциясе беренче тапкыр 2012 елның 9 маенда Томск шәһәрендә журналистлар инициативасы белән узды.
2013 елдан ул Бөтенроссия күләмендә үткәрелә башлады.
2022 елда ул традицион форматта үтте, анда 12 млннан артык кеше катнашты. 2023 һәм 2025 еллар – катнаш формат булды. 2024 ел – тулысынча онлайн үткәрелде.
Онлайн форматта ветераннар турында мәгълүматны онлайн-базага кертә алу мөмкинлеге бар, «Хәтер дивары» проектына фотолар урнаштырып була һәм якыннарының батырлыгын цифрлы форматта саклый алу мөмкинлеге дә тудырылган.
«Үлемсез полк» быел да кешеләрне берләштерәчәк — урамнарда да, интернетта да. Формат нинди генә булмасын, төп максат үзгәрми:
сугыш каһарманнары истәлеген саклау һәм буыннан-буынга тапшыру.