«Бакый» хор картиналары: уникаль Фешин залында - Казан дебюты. Карвальосыз...

«Бакый» хор картиналары: уникаль Фешин залында — Казан дебюты. Карвальосыз...

«Әлиф» командасы тарафыннан Әлмәттә оештырылган «Аркадаш» фестивале кысаларында иҗат ителгән «Бакый» хор тамашасы (хоровые картины), ниһаять, Казанга килеп җитте һәм Бакый ага Урманченың туган көне алдыннан күренекле рәссамга бәйле урында — акустика ягыннан иң уникаль залларның берсендә (ә бәлки, бердәнберендә) тамашачыга тәкъдим ителде.

Әлбәттә, спектакль кайбер үзгәрешләр (югалтулар) белән килеп җитә алган – ни кызганыч, юлда Вагнер Карвальо «югалган».

  • «Бакый» – Бакый Урманче шигырьләренә Эльмир Низамов музыкасы белән барлыкка килгән спектакль. Жанры – хор картиналары. Режиссёры — Туфан Имаметдинов үзе. Катнашалар — Миләүшә Тәминдарова җитәкләгән ТР Дәүләт хоры һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының иң чибәр биючесе – Татарстанның атказанган артисты Вагнер Карвальо (театрның балет труппасы премьеры, тумышы белән Бразилиядән. Аны «Шүрәле» балетында Шүрәле партиясендә дә күрергә мөмкин). Спектакльнең премьерасы Әлмәттә — Ачык остаханәләр иҗат киңлегендә булды.

Әлмәттәге тамашаны мин болайрак тасвирлаган идем: Уң якта хор җырлап тора, хор алдында аның харизмалы сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова дирижерлык итә. Үзәктәге әйләнмәле биек постаментта Аполлон кебек матур биюче егет — Вагнер Карвальо хәрәкәтләнә. Хәрәкәтләреннән тәненә сыланган гипсы коела бара, юеш гипста аягы таеп китмәсен дип борчылып куясың. 7 җыр дәвамында егетебез биеп бетерә дә, постаменттан төшә дә, коелган гипс кисәкләрен өеп куеп, китеп бара. Бу – «кешедән кабер генә кала» дигән сүз булдымы, әллә сәнгать әсәренә җан керүеме – кем ничек җаны тели, шулай аңлый ала.

Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесының зиннәтле залында «Бакый» хор картиналарын бары тик Дәүләт хоры башкаруында гына кабул иттек. Бакый аганың үз тавышы белән аның җырлавын да ишеттек.

«Без бүген уникаль залда чыгыш ясадык. Композиторлар хор өчен сирәк язалар, татар хор башкару сәнгате тарихында кала торган әсәрләр бик юк. Мин бу әсәр өчен Эльмирга бик рәхмәтле. Училище җитәкчелегенә рәхмәт шундый залда чыгыш ясау мөмкинлеге биргән өчен. Минем бу залда акапелло концертлар сериясе ясыйсым килә. Барыгыз да андый концертка килерсез дип уйлыйм», диде Миләүшә Тәминдарова тамашадан соң.

Эльмир Низамов чакыруы буенча тамашага Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис та килгән иде.

Ренат Харис: «Мин бу залда Бакый ага Урманченың җан авазын ишеттем. 100 еллар элек ул шушы заллар буйлап йөргән, Фешин белән бергә эшләгәннәр. Бакый Урманче минем якташым – күрше авылларда туганбыз, без 45 ел дәвамында дус яшәдек. Минем аның эшләгәнен дә, җырлаганын да, кунаклар кабул иткәнен дә, фәлсәфәгә бирелгәнен дә күргәнем булды. Ә менә шигырь язганын күргәнем булмады – бу хакта соңгы елларында гына белдем. Бу шигырьләр аның төпсез күңелендә яшеренгән. Хәзер алар Эльмир Низамов музыкасы һәм Миләүшә Тәминдарова җитәкләгән хор белән берләшеп дөньяга чыкты».