Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 3 миллиард доллардан артып китә

Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше өч ел рәттән 3 миллиард доллардан артып китә һәм эзлекле үсеш күрсәтә.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында 16-19 августта узачак “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” форумына багышланган брифингта Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Цао Лунцюань әйтте.

“Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше өч ел рәттән 3 миллиард доллардан артып китә һәм эзлекле үсеш күрсәтә. Кытай республика белән тыгыз элемтәдә тора һәм хезмәттәшлекне саклый. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайда җиде тапкыр булды инде”, – диде ул.

Цао Лунцюань 2024 елның октябреннән Шанхай белән Казан арасында ачылган туры рейсны да югары бәяләде. “Ул ике төбәк арасында уңайлы һава коридоры булып тора һәм Кытай белән Россия арасында ихтыяҗ иң зур булган маршрутларның берсенә әверелде”, – диде ул.

Аның әйтүенчә, 2026 елның җиде аенда, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Кытай белән Россия арасында товар әйләнеше 26 процентка арткан һәм159 миллиард долларга җиткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.