Бердәм дәүләт имтиханнарына санаулы көннәр калып барган бер мәлдә, социаль челтәрләрдә аферистлар җанланып киткән: алар имтихан сорауларына «гарантияләнгән җаваплар» вәгъдә итә башлаган. Татарстан Прокуратурасыннан кисәтеп әйтелгәнчә, бердәм дәүләт имтиханнарының чын җавапларын сатып алып булмый.
Аферистлар мессенджерларда һәм шикле сайтларда белдерүләр бастырып, аноним карталарга СБП аша акча (хәтта криптовалюта) җибәрүне сорый. Түләгәннән соң җавап бөтенләй килми яки бер тиенгә яраксыз иске файллар җибәрелә.
Кайбер очракларда мошенниклар, түләмәгән очракта, укучыларны җавапларны сатып алуларын «тишәчәкләре» белән куркыта.