Пекиндагы сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча Россия һәм Кытай 20 документка кул куйды

Пекиндагы сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча ​​​​​​​Россия һәм Кытай делегацияләре төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек турында 20 документка кул куйдылар. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә.

Имзалау тантанасы ике ил лидеры – Россия Президенты Владимир Путин һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин катнашында узды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.