Тукай районының Кече Шилнә авылында фаҗига булган. 39 яшьлек хатынны ире иртән уята алмаган – аның йөрәге туктаган булган.
Табибларның беренчел мәгълүматлары буенча, хатын үлем ачыкланганчы өч сәгать алдан үлгән булган. Хатын-кызның кинәт вафат булу сәбәбе турында рәсми бәяләмәне патологоанатомнар ясаячак, дип яза Челнинские известия.
Өч балигъ булмаган бала – 16 һәм 13 яшьлек кызлар, 10 яшьлек малай ятим калган. Күпбалалы гаилә күптән түгел генә йорт сатып алып, авылда яши башлаган булган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.