Татарстанда Идел буе федераль округының «Ватан Геройлары» проекты кысаларында үткәрелгән «Иң яхшы музей» конкурсының төбәк этабына нәтиҗәләр ясалды.
Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган бәйге 11–30 июнь көннәрендә узды.
Конкурста мәктәпләр һәм һөнәри белем бирү оешмалары музейлары катнашты. Быел республика буенча 45 муниципаль районнан барлыгы 1306 эш кабул ителгән.
Җиңүчеләр дүрт категориядә – белем бирү учреждениесе төренә һәм муниципалитет халкы санына карап билгеләнде.
50 меңнән артык халкы булган шәһәрләрдәге мәктәпләр арасында:
-
I урын – Казанның 179 нчы гимназиясе;
-
II урын – Яр Чаллының 39 нчы мәктәбе һәм Казанның 153 нче мәктәбе;
-
III урын – Алабуганың 6 нчы мәктәбе, Яр Чаллының 19 нчы мәктәбе һәм Чистайның 4 нче мәктәбе.
50 меңнән кимрәк халкы булган шәһәрләр һәм авыл мәктәпләре арасында:
-
I урын – Тәтеш кадет интернат-мәктәбе;
-
II урын – Азнакай районы Урманай авылы мәктәбе һәм Балык Бистәсенең 1 нче гимназиясе;
-
III урын – Красный Бор мәктәбе (Алабуга районы), Актүбә бистәсенең 1 нче мәктәбе һәм Түбән Кама районы Кама Аланының 2 нче мәктәбе.
Конкурсның җиңүчеләре республика данын Идел буе федераль округы этабында яклаячак. «Иң яхшы музей» бәйгесенең округ этабы 2026 елның 9 декабрендә узачак.