Сабыйлар балалар бакчасына йөри башлагач, вируслар һөҗүменә бирешеп, еш авырый: борыннарына томау төшә, йөткереп интегәләр. Ияләнү чорында һәркемдә була инде дибез, тик борын тыгылып азапланулар гадәти томау гына булмаска да мөмкин икән шул.
Казанда яшәүче 3,8 яшьлек Зифага эмбриональ рабдомиосаркома дигән диагноз куялар. Бетмәс томаудан яман шешкә әйләнгән чиргә каршы көрәшә балакай. Әнисе Илсөя Гыйльманова «Интертат» хәбәрчесенә Зифаның хәле турында сөйләп, үз башларына төшкән сынау әти-әниләргә гыйбрәт булсын дип, киңәшләрен дә бирде.
Бүгенге көндә алар Мәскәүдә дәвалана. 12 июньдә китеп, 19 июньдә операция кичергәннәр. Шеш зур булгач, табиблар аны химия ясап кечерәйтеп алганнар. Операция 3,5 сәгать барган. Бер атнадан химия терапиясе бүлегенә күчергәннәр, химия курсларыннан соң, бу атнада нур терапиясе башлануын көтәләр. Ул 28 көнгә сузыла, алга таба калган курсларны Казанда узарга дип өметләнеп торалар – анысын табиблар хәл итәчәк.
«Колагы шулкадәр тыгылган иде, хәтта ки тамчы да төшми иде»
Без бакчага киткәч, бер ай әйбәт кенә йөрдек тә, аннары декабрьдә, Яңа ел алдыннан, авырый башладык. Томау әле башлана, әле бетә, аннары кабат борыныннан ага. Җайланып китеп, инде Яңа елга «утренник»ка барырбыз дигәндә, икенче көнне температура күтәрелде дә, без бармадык. Температурасы 40ка кадәр күтәрелгәч, вирус, салкын тигән дип уйладык. Педиатрга баргач, антибиотиклар билгеләделәр, шулар белән дәваландык та, бетте.
2025 елның июль аенда өченче дәрәҗә аденоид диагнозын да куйганнар иде. Аденоидлар да ялкынсынгач, без Яңа ел бәйрәмнәре узгач, гыйнварда түләүле клиникага бардык. Анда аденоидлар ялкынсынуы өченче дәрәҗәгә җитүен кабат раслап, ике атна дәвалап карыйбыз да, аннары булмаса, операция кирәк, диделәр. Ун көн «лазер»га йөрдем, өйдә тамчылар салып, антибиотиклар белән ингаляцияләр ясап, 10 процентка гына кимегән иде. Шуннан операция диделәр. Бала азапланмасын, сулаулары да иркенәер дип, 5 февральдә хосусый клиникада аденоидларны алдыру буенча операция ясаттык. Колагыннан ага иде, ләкин ул нормаль диделәр, шулай тиеш диделәр.
Бер көннән өйгә кайтып киттек, ә баланың колагы агуы бетми дә бетми. Шуннан колактан бер шарчык чыкты. Табибка яздым. «Килегез, кашыгандыр, тигәндер, сыекча куерып киткәндер», – диде. Бер атна тамчылар салдык, колагын чистартып та алдылар, тик колагы агудан туктамады. Ул шулкадәр тыгылган иде, хәтта ки колагына тамчы да төшми иде. Ул вакытта бала авыртуга алай зарланмады үзе. Ике атнадан кабат аденоид сипмптомнары белән гырлавы барлыкка килде. Тагын каратып кайттык.
27 февраль көнне елый, тешем, авызым авырта, ди. Урамда йөреп кергән иде, салкын булгандыр дип уйладым инде. Нурофен бирдек тә, йоклады. Икенче көнне тагын елый. Өй янында түләүле стоматология клиникасына алып бардым, ә стоматолог, тешләре әйбәт, дип кайтарды. Кайткач, каты итеп елый башлады. Абыйсы белән утыралар иде, берзаман улым: «Зифа косты, әни», – ди. Килсәм, зур бавыр кисәге кебек әйбер косып чыгарган. Калдыклар шулай чыккандыр инде дип, күңелем тынычланып китте, бу хакта табибка да яздым. Аның сүзләренчә, янәсе, томау көчле булганда, була торган хәл.
Кичен бала тагын авыз авырта дип елый. Шуннан әниемнең ДРКБга барып кайтырга дигән киңәшенә колак салып, шунда чыгып киттек. Анда колагын карадылар – шеш диләр. 2 мартта хастаханәгә лор-бүлеккә ятарга әзерләнеп килергә куштылар. Сумкамны алып киттем, минем баламда андый чир бардыр дип уйламыйм да бит әле. Бардык, КТ (компьютер томографиясе) ясадылар. Шуннан бүлек мөдире чыкты да, «безнең диагноз түгел» дип, безне онкология бүлегенә җибәрделәр. Анализлар алдылар, МРТ ясадылар. 6сы көнне биопсия алып, Мәскәүгә җибәрделәр.
Бәйрәм көннәренә туры килгәч, табиблар «үзегез илтсәгез, тизрәк була» дигәч, ирем Мәскәүгә илтеп кайтты. Диагноз килде – эмбриональ рабдомиосаркома. 18 мартта беренче курс «химия»не алдык. Казанда ДРКБда 4 курс химия алгач, безне Мәскәү клиникасына операциягә чакырдылар.
Мин гел балаларның анализларын айга бер тапкыр биреп бара идём. Шул яман чир килеп чыгар кебек, күңелдә гел курку, шөбһә бар иде. Анализлар әйтер шикелле иде… Аларның нәтиҗәсе килгәнче күңелем тыныч түгел иде, карагач, тынычлана идём. Бер тапкыр да анализы начар булмады. Баксаң, анализ күрсәтми икән бу авыруны.
Табиблардан сорыйм инде: аденоидны алдырмаган булсак, бу хәл килеп чыкмас идеме дим. Иртәме-соңмы барыбер була иде, диләр. Кем белә, ул очракта, бәлки, яман чирнең соңрак стадиясендә килеп, тагын да авыррак булыр идек. Безгә Аллаһы Тәгалә шулай вакытын күрсәткәндер инде, аденоид алдыру этәргеч булды. Табиблар өченче стадия куйса да, алга китеш, ышаныч, өмет бар дип юата. Вакыт күрсәтер инде, – дип авыр сулап куйды Илсөя.
«Чабып йөргән бала урын өстендә ятсын әле…»
Ана йөрәге түзә инде. Баласының тилмерүен күреп, күңел сулык-сулык килсә дә түзә. Химия курслары алганда, Зифаның тамагыннан ризык үтми, бик каты ярсый, холыксызлана. «Гормоннар тәэсиредер инде. Казанда бик каты косып азапланды. Монда косуын басар өчен уколны алдан ук салдылар», – ди Илсөя.
Үзенә килгән авырлык башкаларга да төшмәсен өчен, соңга калып, үкенечкә калмас өчен, Илсөянең башка әти-әниләргә киңәш тә бирәсе килде.
– Аденоидлар белән интегүче балалар күп бит. Аларны алдырганда, гистологиягә җибәрүләрен сорагыз. Без дә операциядән соң бер ай узгач, төзәлмәгәч кенә белдек бит. Мәскәүдә дә безгә табиблар, «ник шул алган әйберне гистологиягә җибәрмәделәр, дәвалау алданрак башланган булыр иде» диләр. Менә мин әти-әниләргә шундый киңәш бирер идём.
Баланың азаплануын күрү бик авыр. Чабып йөргән бала урын өстендә ятсын әле… Азаплануларыбызның нәтиҗәсе булып, бүтән кабатланмасын дип телим инде. Бер кешегә дә үз баласы урын өстендә авыртып ятуын күрергә язмасын, – дигән теләктә калды Илсөя Гыйльманова.
Бүген нәни Зифа Мәскәүдә квота буенча дәваланса да, әнисе Илсөянең анда яшәвенә гаиләнең үз чыгымнары тотыла. «Әлегә барлык авырлыкларны үзебез тартырга тырышсак та, үз теләкләре белән ярдәм итәргә, күңелебезне үстерергә тырышып, матди ярдәм итәргә теләүчеләр бар. Бик зур рәхмәт инде аларга! Без ул акчаларны, дәвалау озакка сузыла калса, алга таба кирәге чыгар дип җыеп барабыз инде», – ди Илсөя. Ул үзе бик кыенсынса да, без дә «Интертат» укучыларына мөрәҗәгать итәбез: «Әгәр, шушы язманы укыгач, күңелегездә булышу хисе туган икән, баланың сәламәтләнүен теләп, сәдака җибәрә аласыз».
Үзе биргән кешегә Аллаһ тагын арттырып бирә, дигәнне истә тотып, үзләре ярдәм итәргә атлыгып торучылар, шөкер, байтак безнең халыкта. 26 октябрьдә 4 яше тулачак Зифага тернәкләнеп, өенә, әтисе, абыйсы, якыннары арасына кайтуын телик. Яман чирдән арынып, биергә яратучы кызчык бик тиздән кабат балалар бакчасына барып, бәйрәмнәрдә матур биюләре белән идәндә «ут уйнатыр», иншәАллаһ!
